Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Котдус ЮНЫСОВ: “Эштә кыенлыклар булырга тиеш”

Шөгер күптармаклы производство предприятиесе коммуналь хезмәтләрне ялсыз, көн-төн димичә, намус белән башкара. Райондагы балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, Мәдәният йорты, хастаханә кебек социаль өлкә объектлары - барысы да алар карамагында. Җылылык, су белән тәэмин итү, котельныйларны төзек хәлдә тоту, суүткәргеч-канализация хуҗалыгын чистарту, урамнарны чүп-чардан арындыру, яшелләндерү сыман эшнең исәбе-хисабы юк. Предприятие...

Шөгер күптармаклы производство предприятиесе коммуналь хезмәтләрне ялсыз, көн-төн димичә, намус белән башкара. Райондагы балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, Мәдәният йорты, хастаханә кебек социаль өлкә объектлары - барысы да алар карамагында. Җылылык, су белән тәэмин итү, котельныйларны төзек хәлдә тоту, суүткәргеч-канализация хуҗалыгын чистарту, урамнарны чүп-чардан арындыру, яшелләндерү сыман эшнең исәбе-хисабы юк. Предприятие белән тәҗрибәле җитәкче Котдус Юнысов идарә итә.

Әңгәмәдәш: Люция ГАБИТОВА
- Котдус Габбасович, эшегезнең кыенлыкларына тукталсагыз иде...
- Проблема тудыручы кыенлыкларның берсе - су чистарту корылмалары. Алар инде таушалган, ремонтка мохтаҗлык кичерә. Шуңа күрә йә реконструкция ясарга, йә яңаны куярга кирәк. Шул максат белән, республика Президентына хат юллаган идек. Яңа биологик чистарту корылмасы, үз чиратында, калдык суны чистартуны һәм экологик хәлне яхшыртырга ярдәм итәр иде.
Җылылык белән тәэмин итүдә дә проблемалар туып тора. Эш булгач, кыенлыклары да булырга тиеш инде. Безнең карамакта булган 68 котельный үзеннән-үзе эшләми. Аны карап, төзекләндереп торырга кирәк. Бүгенге көндә Сугышлы һәм Иске Куак мәктәпләрендә котельныйлар төзекләндерелә. Санитар таләпләр буенча җылылык 24 градустан кимемәскә тиеш. Тиешле җылылык белән, әлбәттә, тәэмин итәргә тырышабыз. Ләкин, үзегез күреп торасыз, 20-30 ел элек төзелгән мәктәп, Мәдәният йорты биналары бүген искергән, таушалган, җылылык тормый. Исәп - киләчәктә энергияне аз сарыф итә торган котелларга күчү. Мондый яңа котелның берсе (100 - 200 киловаттка хәтле) 70 - 120 мең сум тирәсе тора. Әле аңа өстәмә насос ише кайбер детальләр кирәк.
Көнкүреш калдыкларын җыю - шулай ук безнең предприятие хезмәтчәннәре җилкәсендә. Чүптән арындыру атнасына 3 тапкыр билгеле бер график буенча башкарыла. Әлбәттә, монда да бераз җитешсезлекләр бар-барын. Мәсәлән, әлегә Иске Шөгер халкы белән килешү төзелмәгән. Планда яңа заманча көнкүреш калдыклар полигоны төзү каралган.
- Кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе ничегрәк?
- Коллективта - авылдагы операторларны да исәпкә алганда, 89 кеше. Шуның 50се - төп состав. Алар - үз эшенең осталары. Предприятиедә 15 ел фидакарь хезмәт куйган, мактауга лаек хезмәтчәннәр бар. Болар - кассада эшләүче Елена Залуженцева һәм электромонтер Марат Газизянов. Җылылык остасы - Әдһәм Гаделшин, электр белән эретеп ябыштыручы - Ильяс Габдрахманов, слесарь - Альберт Габдуллин, инженер - Илшат Вилданов, шофер - Җәлил Абдуллин кебек эшчеләр булганда, бернинди кыенлыклар да куркыныч түгел. Хезмәт хакы түбән булуга карамастан, халык тормышын уңайлы итү өчен күп көч куярга туры килә аларга. Су чистарту корылмаларын төзек хәлдә тотуда операторларыбыз: Рәсим Габдрәкыйпов, Марат Гыйльметдинов, Наил Фәйзетдинов, Җәмил Хәертдиновның роле зур. Алар үз эшләренең осталары, эшкә җаваплы карыйлар, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә.
- Капиталь ремонт программасы буенча эшлисезме?
- Әлбәттә, безнең предприятие капремонт белән 2008 елдан бирле шөгыльләнә. Шушы вакыт аралыгында күпкатлы 8 йорт яңартылды. Ремонт эшләре тиз арада сыйфатлы итеп, заманча технология һәм яңа материаллар белән башкарыла. Быел планда - Җәлил урамындагы 46 нчы йорт.
- Халык эшегезне ничегрәк бәяли?
- Төрле чак була. Капремонт булган йортта яшәүчеләр рәхмәткә күмсә, кайберәүләрдән зарлану сүзләре ишетергә туры килә. Халык сүзенә колак салып, җитешсезлекне вакытында бетерергә тырышабыз.
- Котдус Габбасович, бәйрәм уңаеннан, бәлки, әйтер сүзләрегез бардыр...
- Торак-коммуналь өлкәдә хезмәт итүчеләрне, хезмәттәшләремне, коллектив хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Авыр һәм күпкырлы хезмәт юлында исәнлек, озын гомер, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, аяз көннәр, финанс өлкәсендә уңышлар телим.
Белешмә
Туган урыны: Чирмешән районы, Түбән Чагадай авылы.
Белеме: 1982 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган
Белгечлеге: инженер-механик
Гаилә хәле: өйләнгән, малае, кызы һәм 2 оныгы бар
Дәүләт тарафыннан бирелгән бүләкләре: "Казанның меңьеллыгы уңаеннан" медаль (2005 ел)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђйрђм