Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Куакбаш укучылары кошларны кайгырта (фотолар)

Куакбаш мәктәбе укучылары канатлы дусларыбыз - кошларга карата игелекле эш башкарган: алар, дәррәү кубып, җимлекләр ясаган һәм аны җим белән тутырып куйганнар, бушаган саен өстәп тә торалар икән. Куакбаш мәктәбендә узган ел "тимурчылар" отряды гына җимлекләр элеп куйган булса, быел бу эшкә бөтен мәктәп белән керешкәннәр. Биология фәне укытучысы Лилия...

Куакбаш мәктәбе укучылары канатлы дусларыбыз - кошларга карата игелекле эш башкарган: алар, дәррәү кубып, җимлекләр ясаган һәм аны җим белән тутырып куйганнар, бушаган саен өстәп тә торалар икән.

Куакбаш мәктәбендә узган ел "тимурчылар" отряды гына җимлекләр элеп куйган булса, быел бу эшкә бөтен мәктәп белән керешкәннәр. Биология фәне укытучысы Лилия Сабирҗанова укучыларга җимлекләр ясау турында тәкъдим иткән. Аны хуплап алып, зуррак сыйныф укучылары хезмәт дәресендә укытучы Флера Әскарова белән ясарга тотынганнар. Башлангыч сыйныфлар өйдә, әти-әниләре белән берлектә ясап, шуны мәктәпкә алып килгәннәр.

- Укучылар бик актив булды, - дип сөйли Лилия Сабирҗанова. - Бигрәк тә башлангычлар әйтүгә үк, кызыксынып, ясап килделәр. Әлбәттә, укучының эше бәяләнергә тиеш, моның өчен билге дә куелды. Җимлекләр 25 тән артык булгандыр. Төрле материалдан ясаганнар: пластик, кәгазь-картоннан, агачтан да бар.

Куакбашлылар табигатьне саклау яклы, ә сез җимлекләр ясадыгызмы, кошларга азык бирәсезме? Бу турыда безгә хәбәр итегез.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев