Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск балалар китапханәсе юбилеен билгеләп үтте(фотолар)

Шәһәребездәге балалар китапханәсе үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлбәттә инде, үзенең укучылары белән. Бу көнне аларга бик күп бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды. Китапханәгә даими йөрүче балалар бәйрәм көнне дә актив булды: биеде, шигырь сөйләде, җырладылар. Ел әйләнәсендә 7 меңнән артык укучы килә икән монда. Әлеге китапханә Юрий Гагарин исемен...

Шәһәребездәге балалар китапханәсе үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлбәттә инде, үзенең укучылары белән.

Бу көнне аларга бик күп бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды. Китапханәгә даими йөрүче балалар бәйрәм көнне дә актив булды: биеде, шигырь сөйләде, җырладылар. Ел әйләнәсендә 7 меңнән артык укучы килә икән монда.

Әлеге китапханә Юрий Гагарин исемен йөртә, бүгенге көндә фондында 56 мең китап бар, шуның 2 мең ярымы татар телендә. Коллективта 13 кеше эшли, шуның тугызы - китапханәче. Юбилеең белән, балаларны белем дөьясына алып керүче китапханә!

Балалар китапханәсе Тукай урамы, 30нчы йортта урнашкан, эш сәгате 9 дан 18.00 гача, шимбә ял көне, якшәмбе көнне 9 дан 17.00гача эшлиләр.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев