Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск нефть техникумында "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте(фотолар)

Нефть техникумында бүген зур бәйрәм. Әлеге уку йортында белем алган 320 студент өчен "Соңгы кыңгырау" чылтырады. Ундүрт төркемгә бүленеп укыган егет-кызлар, аларга белем биргән укытучылар техникумның актлар залына җыелган иде. Дүрт сәгатькә якын барган бәйрәмдә чыгарылыш укучыларының иң талантлылары чыгыш ясады. Матур җырлар, дәртле биюләр, юмор белән үрелеп барган кичәнең...

Нефть техникумында бүген зур бәйрәм. Әлеге уку йортында белем алган 320 студент өчен "Соңгы кыңгырау" чылтырады.


Ундүрт төркемгә бүленеп укыган егет-кызлар, аларга белем биргән укытучылар техникумның актлар залына җыелган иде. Дүрт сәгатькә якын барган бәйрәмдә чыгарылыш укучыларының иң талантлылары чыгыш ясады. Матур җырлар, дәртле биюләр, юмор белән үрелеп барган кичәнең ничек үтеп киткәнен дә сизми дә калды алар.

Дүртенче курс студентларын алда тагын да дулкынландыргыч мизгелләр: дәүләт имтиханнары, практика һәм диплом эшен яклау көтә.

-Киләчәктә сез безнең уку йортының гына түгел, ә илебезнең горурлыгы булырсыз дип ышанып калабаз. Кайда гына йөрсәгез дә, иң беренче чиратта, кеше булып кала белегез. Уңышлар, сезгә!- диде укыту буенча директор урынбасары Ирина Власова.



Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев