Заман сулышы

Лениногорск районын алдарак күрергә телиләр

"Районыгызның республика буенча беренче унлыкка керергә барлык мөмкинлеге бар", дип белдерде республика Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов йомгаклау сессиясендә. Хәзерге вакытта район социаль-икътисадый үсеш рейтингы буенча башка районнар арасында ундүртенче урында бара. - Сез күп эшлисез, нәтиҗәләр дә яхшы, - диде ул. Кайбер тармаклар буенча республикада алдынгылар рәтендә барасыз. Шул ук...

"Районыгызның республика буенча беренче унлыкка керергә барлык мөмкинлеге бар", дип белдерде республика Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов йомгаклау сессиясендә.
Хәзерге вакытта район социаль-икътисадый үсеш рейтингы буенча башка районнар арасында ундүртенче урында бара.
- Сез күп эшлисез, нәтиҗәләр дә яхшы, - диде ул. Кайбер тармаклар буенча республикада алдынгылар рәтендә барасыз. Шул ук вакытта игътибарыгызны күбрәк юнәлтәсе урыннар да юк түгел. Мәсәлән, җитештерүнең гомуми күләмендә кече бизнесның өлеше 16 процент кына, республика буенча уртача күрсәткеч 22 процентны тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы буенча да эшлиселәрегез бар әле. Мәсәлән, сөт җитештерү күләменең, 2012 елдагы белән чагыштырганда, кимүе күзәтелә. Әлеге проблемаларны уңай якка хәл итү юлларын эзләргә кирәк.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов отчет докладында уңай якларны, шулай ук җитешсезлекләрне хәл итү юлларын ассызыклады. Мәсәлән, кече бизнесны үстерү юлын яңа инвестиция мәйданчыклары булдыруда күрә. Авыл хуҗалыгына килгәндә, төрле дәрәҗәдәге максатчан программаларга кереп, предприятиеләрнең матди-техник базасын ныгыту, гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү юнәлешендәге эшне активлаштырырга дигән бурыч куйды. Гомумән алганда, районның социаль-икътисадый үсешен уңай динамикада бара, дип бәяләде. 2013 елда промышленность продукциясе җитештерү, сәүдә әйләнешенең һәм халыкка түләүле хезмәт күрсәтү арткан һәм башка тармакларда алга китеш күзәтелгән.
Мәктәп һәм йортларга капиталь ремонт, Зәй-Каратайда күп функцияле үзәк, районда берничә ФАП һәм участок инспекторлары өчен йортлар төзеп тапшыру, "Чиста су" программасы буенча эшләгәннәрне атады. Нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән һәм төзеләсе объектлар - районыбыз горурлыгы. Моның өчен "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Иң әһәмиятлесе: халык бүген җитештерүнең төрле тармагы буенча эшли, тырыша. Җирле җитештерүчеләрнең продукциясе Мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмәдә тәкъдим ителгән иде. "Торос-молоко" җәмгыяте, Икмәк заводы, кошчылык фабрикасы, шулай ук төзелеш оешмалары, тегү фабрикасы җитештергән продукцияләр тәкъдим ителгән. Залга керә торган урында рәссам Олег Кульпинның картиналары белән хозурланырга мөмкинлек тудырылган. Күптән түгел "Татарстанның халык рәссамы" исеменә лаек булган якташыбызга сессия азагында тантаналы рәвештә әлеге исем бирелү турындагы рәсми документ та тапшырылды. Әйе, горурланырлыгыбыз, күрсәтер эшләребез дә бар безнең. Шул ук вакытта үтисе бурычлар да җитәрлек. Район башлыгы кадрларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләү кирәклегенә басым ясады. Кадрлар кытлыгын хәл итү юлы мәктәптә һәм урта махсус уку йортларында һөнәр сайлау эшенең дөрес оештырылуына бәйле, дип саный. Әнә сәламәтлек саклау өлкәсен генә алыйк, районда әлеге тармакта кадрлар белән тәэмин ителеш 54 проценттан әз генә артып китә. Чират һәм халыкның ризасызлыгы кайдан килеп чыга, дип аптырарга юк. Югыйсә, эш тә алып барыла, матди-техник базаны ныгытуга да шактый игътибар бирелә. Шулай да, төп бурыч булып бу өлкәдә кадрлар җәлеп итү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру мәсьәләсе кала бирә.
Агымдагы елның мәдәният елы дип игълан ителүен ассызыклап, башлык мәдәни-тарихи мирасны саклау һәм әхлакый тәрбия бирү эшчәнлеген алып баруны бурыч итеп куйды. Мәдәният елы дигәннән, фикер алышуларда чыгыш ясаган мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова аннан күпне көтә. Аеруча районда эшләп торучы клубларны ремонтлау мәсьәләсе борчый аны. Мәсәлән, Мөэмин-Каратайда ул бөтенләй авария хәлендә. Быел 50 еллыгын билгеләп үтүче Мәдәният сарае да капиталь ремонтка мохтаҗ. 2005 елда ремонтланган булган, тик өлешчә генә. "Әлеге сәхнәдә бик күп мәдәни, әхлакый, тәрбияви чаралар үткәрелә бит, - дип билгеләп үтте докладчы.
Премьер-министр урынбасары моңа үз фикерен белдерде:
- Әлеге бинаны сез бик яхшы хәлдә саклый алгансыз. Бу бик яхшы. Мәдәният объектларын ремонтлау буенча өстәмә средстволар табу юлын эзләргә кирәк. Хөкүмәт тарафыннан нинди дә булса ярдәм күрсәтелсә дә, эшне башлап җибәргәннәргә яисә шуңа омтылганнарга гына бирелә бит, - диде ул. - Мәдәният елы - ул объектлар гына түгел, ә әхлакый, рухи тәрбия дә - шуны истә тотыгыз. Ә гомумән алганда, лениногорскилылар тырыш, булдыклы халык. Алдынгы урында барырга барлык мөмкинлекләрегез дә бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: