Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районында 13 авылны су басарга мөмкин

Бу турыда республиканың гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Лениногорск буенча укыту-методик үзәге филиалы белгечләре хәбәр итә. Су басу куркынычы 13 торак пунктка - Сугышлы, Керкәле, Иске һәм Яңа Шөгер, Урдалы, Писмән, Куакбаш, Кузьминовка, Зеленая Роща, Бәкер, Сарабиккол, Ивановка, Урмышлыга яный. Былтыр су басудан райондагы Сугышлы, Керкәле, Урдалы, Сарабиккол...

Бу турыда республиканың гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Лениногорск буенча укыту-методик үзәге филиалы белгечләре хәбәр итә.

Су басу куркынычы 13 торак пунктка - Сугышлы, Керкәле, Иске һәм Яңа Шөгер, Урдалы, Писмән, Куакбаш, Кузьминовка, Зеленая Роща, Бәкер, Сарабиккол, Ивановка, Урмышлыга яный. Былтыр су басудан райондагы Сугышлы, Керкәле, Урдалы, Сарабиккол авыллары зыян күргән булган.

Су басу куркынычын халык үзе дә киметергә, яисә аны булдырмый калырга мөмкин, дип саный белгечләр. Моның өчен хуҗа йорт тирәсен кардан чистартырга, су китү өчен канал казырга тиеш. Кечкенәрәк дамба ише корылма ясап куярга һәм синоптикларның фаразына ешрак колак салырга кирәк.
Су басу куркынычы килеп туганда шалтыратыр өчен телефоннар:
1. Бердәм коткару хезмәте - 01 (кәрәзле телефоннан - 112)
2. Полиция - 02
3. "Ашыгыч ярдәм" - 03
4. Эзләү-коткару отряды - 5-59-00
5. Авыл җирлегенә шалтыратырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: затопление