Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск районында комбайннар парады үтте (ФОТОЛАР)

Ел саен уракка төшәр алдыннан комбайннарның әзерлеге тикшерелә - комбайннар парады уза. Быел да гадәттәгечә берничә урында узды. Түбән Чыршылы авылы территориясендә башланып китте. Бирегә "Спартак агрофирмасы", "Маркс", "Ленин" хуҗалыклары үзләренең комбайннарын алып килгән иде. Брезент келәмгә бастырып "кыр кораблары"ның герметиклыгы тикшерелде, ягъни бөртекләр коелмыймы. Шунда Түбән Чыршылының артистлары менә...

Ел саен уракка төшәр алдыннан комбайннарның әзерлеге тикшерелә - комбайннар парады уза. Быел да гадәттәгечә берничә урында узды.
Түбән Чыршылы авылы территориясендә башланып китте. Бирегә "Спартак агрофирмасы", "Маркс", "Ленин" хуҗалыклары үзләренең комбайннарын алып килгән иде. Брезент келәмгә бастырып "кыр кораблары"ның герметиклыгы тикшерелде, ягъни бөртекләр коелмыймы. Шунда Түбән Чыршылының артистлары менә дигән итеп концерт куйды.
Сарабиккол территориясендә "Сатурн Урал" җиде комбайнын, "Хәбибуллин Ф.З" фермерлык хуҗалыгы ике комбайнын тезеп куйганнар. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов механизаторларга исән-сау эшләүләрен теләделәр.
"Лениногорская" агрофирмасы"ның кыр корабларын Иске Иштирәк бүлекчәсендә тикшерделәр.
Соңгы куст - "Зеленогорский" (Зеленая Роща) җәмгыяте иде.
Быел игенчеләр алдында 36 мең гектардан артык бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парад комбайнов

2
X