Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районының алдынгы комбайнчыларын бүләкләделәр (+фотолар)

Районда 16 августта традицион рәвештә үткәрелә торган  “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесенең беренче атнасына йомгак ясадылар.



Тырыш, уңган-булган комбайнчыларны котларга дип, кырга, алар янына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре килде. 

Әлеге бәйге безнең районда берничә елдан бирле үткәрелә. Атна саен комбайннарның эшләү егәрлегенә карап, төркемнәргә бүлеп, нәтиҗәләр ясыйлар.

Димәк, беренче атнаның җиңүчеләре:

Кече җитештерү көче булган комбайннар арасында – Азат Хәбибуллин, “Хәбибуллин Ф.З” КФХ да эшли, 638 тонна ашлык суктырган. КЗС-7 комбайнда эшли.


Уртача егәрлекле комбайннар арасында – Айдар Сәхапов, “Маркс” хуҗалыгыннан, «Нью-Холланд СSХ7060» комбайнында 649 тонна суктырган.

Уртачадан зуррак егәрлекле комбайннар арасында – Илнар Исмагилов, “Маркс” хуҗалыгыннан, 669 тонна суктырган.

Югары җитештерү көче булган комбайннар арасында – Константин Тугаев, “Август-Лениногорск” та эшли, «Торум-750» комбайнында  918тонна суктырган.

Җиңүчеләргә акчалата сертификат һәм күчмә байрак тапшырылды.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз.

Розалия Мостафина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X