Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск ТОСлары грантлар отты

Шәһәребезнең территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре "Республиканың иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе" конкурсында катнашып, призлы урыннар алды. Бу хакта республиканың муниципаль берәмлекләре Советы сайты хәбәр итә. Өченче ел рәттән үткәрелүче әлеге бәйгедә ТОСлар актив катнаша. Быел үз көчләрен шәһәребезнең берьюлы сигез ТОСы сынап карарга булды. Нәтиҗәдә, 7нче, 11нче һәм 12 нче ТОСлар...

Шәһәребезнең территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре "Республиканың иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе" конкурсында катнашып, призлы урыннар алды.

Бу хакта республиканың муниципаль берәмлекләре Советы сайты хәбәр итә.

Өченче ел рәттән үткәрелүче әлеге бәйгедә ТОСлар актив катнаша. Быел үз көчләрен шәһәребезнең берьюлы сигез ТОСы сынап карарга булды.

Нәтиҗәдә, 7нче, 11нче һәм 12 нче ТОСлар икенче урын алды, аларга 500 мең сумлык грант биреләчәк. Өченче урын - 1нче, 3нче ТОСларда һәм 430 мең сумлык грант; 4нче, 5 нче һәм 9нчы ТОСлар дүртенче булды, алар 298 мең сум күләмендәге грант алачак.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев