Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның тагын ун ветераны фатирлы булды (фотолар)

Бүген шәһәребездә ун сугыш ветераны толына, тыл хезмәтчәненә өр-яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Әлеге йорт Садовая урамы, 8"Б" адресы буенча урнашкан. Тантаналы чарага алар балалары, оныклары белән килгән иде. Ветераннарның шатлыгын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк уртаклашты, исән-сау торырга булсын, дип теләде. Балалар шигырьләре аша өй туйлары белән...

Бүген шәһәребездә ун сугыш ветераны толына, тыл хезмәтчәненә өр-яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар.


Әлеге йорт Садовая урамы, 8"Б" адресы буенча урнашкан. Тантаналы чарага алар балалары, оныклары белән килгән иде. Ветераннарның шатлыгын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк уртаклашты, исән-сау торырга булсын, дип теләде. Балалар шигырьләре аша өй туйлары белән котлады.

Бер бүлмәле фатирларда барлык уңайлыклар да бар, җылы, якты. Өлкәннәр карап чыкканнан соң, моңа бик шатланды.

2010 елдан бирле гамәлдә булган әлеге "Ветераннарга торак" программасы нигезендә безнең район һәм шәһәрдә 320 ветеран тораклы булган. Фатирга мохтаҗлар исемлегендә җидәү генә калган инде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев