Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида быел җиде спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк

Соңгы елларда республика президент программасы нигезендә уку йортлары янына универсаль спорт мәйданчыклары урнаштырыла башлады. Шәһәребездә алты шундый мәйданчык бар инде. Былтыр көз 11 нче гимназия янына да урнаштырып тантаналы төстә ачып җибәргәннәр иде. -Укучылар бик яраттылар аны, -ди 11нче гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Венера Сәмигуллина. -Һава торышы яхшы...

Соңгы елларда республика президент программасы нигезендә уку йортлары янына универсаль спорт мәйданчыклары урнаштырыла башлады. Шәһәребездә алты шундый мәйданчык бар инде. Былтыр көз 11 нче гимназия янына да урнаштырып тантаналы төстә ачып җибәргәннәр иде.

-Укучылар бик яраттылар аны, -ди 11нче гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Венера Сәмигуллина. -Һава торышы яхшы торганда, физкультура дәресләре бик еш шунда үтә, дәрестән соң да шөгыльләнәләр. Укытучы өчен дә җайлы. Аннары кич белән шул тирәдә яшәүче балалар футбол уйный.

Әлеге мәйданчыклар буш тормый. Мәсәлән, 13 нче мәктәп янындагысында еш кына шәһәркүләм ярышлар да уза. Әле ел азагынача тагын җиде шундый спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Дүртесе хәзерге вакытта реконструкцияләнүче "Яшьлек" стадионы тирәсендә булачак, калганнары 32 нче колледж, 6 нчы мәктәп һәм "Дружба» лагерында барлыкка киләчәк. Безнең спортның әлеге төрләре буенча да таныласыбыз алда әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined