Заман сулышы

Лениногорскида “Чаңгы юлы -2015” узды

Бүген шәһәребезнең Боз сарае яны гөрләп торды. Бик күп лениногорскилылар чаңгы юлына басты. Һава торышы да яхшы булды. Төрле уку йортларыннан, предприятие- оешмалардан спорт бәйрәмендә катнашырга килгәннәр. Әнә КНИТУ- КАИның Лениногорск филиалы студентларының күңеле күтәренке, чөнки аларның командасы спартакиадада алдынгы урыннарны яулаган. Бүген җиңүләре белән котлап тәбрикләделәр. Бу көнне барысы...

Бүген шәһәребезнең Боз сарае яны гөрләп торды. Бик күп лениногорскилылар чаңгы юлына басты.


Һава торышы да яхшы булды. Төрле уку йортларыннан, предприятие- оешмалардан спорт бәйрәмендә катнашырга килгәннәр. Әнә КНИТУ- КАИның Лениногорск филиалы студентларының күңеле күтәренке, чөнки аларның командасы спартакиадада алдынгы урыннарны яулаган. Бүген җиңүләре белән котлап тәбрикләделәр.

Бу көнне барысы да яхшы кәеф, күтәренке рух белән кайтып китте.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: