Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 28 ел тулуга багышланган чара үтте (фотолар)

Һәр елның 15нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 28 ел вакыт узган. Шул уңайдан шәһәребезнең Мәдәният сараенда чара булып узды. - Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәүләре, батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хәрби...

Һәр елның 15нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 28 ел вакыт узган.

Шул уңайдан шәһәребезнең Мәдәният сараенда чара булып узды.
- Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәүләре, батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хәрби бурычка тугры булуыгыз, үзара ярдәмләшеп һәм дус булып яшәвегез яшь буын өчен яхшы үрнәк булып тора, - диде район башкарма комитеты Владимир Друк залда утыручыларны сәламләп.

"Кайнар нокта"дан исән кайту бәхетенә ирешкән сугышчылар гаиләләре белән һәм мәктәп укучылары килгән иде. Яу кырында ятып калган егетләрнең әти-әниләрен дә чакырганнар. Аларга игътибар йөзеннән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмдә һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Лениногорскидан Әфган сугышына 230 кеше киткән, шуларның унысына туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев