Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Россия көне бәйрәм итәләр, кичтән концерт була (фотолар)

Шәһәребезнең Нефть монументы янында бүген Россия көненең төп бәйрәм чаралары бара. Ул флешмоб белән башланды. Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов лениногорскилыларны бәйрәм белән тәбрик итте. "Уйнагыз гармуннар" бәйгесе көндез уза торган бәйрәмнең төп чарасы иде. Анда музыка мәктәбенә йөрүче яшь музыкантлар катнашты....

Шәһәребезнең Нефть монументы янында бүген Россия көненең төп бәйрәм чаралары бара.
Ул флешмоб белән башланды. Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов лениногорскилыларны бәйрәм белән тәбрик итте.
"Уйнагыз гармуннар" бәйгесе көндез уза торган бәйрәмнең төп чарасы иде. Анда музыка мәктәбенә йөрүче яшь музыкантлар катнашты.
Шулай ук үзебезнең район һәм шәһәрнең гармунчылары көч сынашты.
Әлмәттән "Болгар" ансамбле дә килгән иде.
Яңгырдан курыкмыйча бәйрәмне карарга килүчеләр янына кояш чыгып башкаларны да җәлеп итте.
Гармунчылар көй сузган арада балалар асфальтта рәсем ясады.
Тамак ялгап алырга теләүчеләргә сәүдә палаткалары эшләде, шашлык пеште.
Кичке 5 тә биредә яшь лениногорскилыларга паспортлар тапшырылачак.
8 дә күл буенда Салават Миңнеханов белән Гүзәлем концерт куячак. Бәйрәм 9да салют белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев