Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Сабантуй гөрләде

Бүген каенлыкта милли бәйрәм - Сабантуй узды. Көн салкынчарак булса да, халык күп җыелган иде. Район Сабан туена рәсми затлар: Россельхознадзор идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде. Шулай ук Саратов, Нижневартовск, Казаннан килгән делегацияләр районыбыз кунаклары булып торды. Әлбәттә, мәйдан түре...

Бүген каенлыкта милли бәйрәм - Сабантуй узды. Көн салкынчарак булса да, халык күп җыелган иде.
Район Сабан туена рәсми затлар: Россельхознадзор идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде. Шулай ук Саратов, Нижневартовск, Казаннан килгән делегацияләр районыбыз кунаклары булып торды.
Әлбәттә, мәйдан түре авыл хуҗалыгы алдынгыларына бирелде. Арада җитәкчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар бар иде.
Казаннан килгән "Зө-ләй-лә" төркеме кызлары мәйданны гөрләтте. Халык ял итте, шашлык ашады, балалар батутта сикерде, "Спортивный Татарстан" мәйданчыгында ГТО нормалары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй2015