Заман сулышы

Лениногорскида ташландык бакчалар күп

Шәһәр тирәсен уратып алган ташландык бакчаларны күргәч, йөрәк әрни. 15-20 ел элек гөрләп утырган, чүп утарга, су сибәргә, җиләк-җимеш җыярга килгән шәһәрлеләрдән гөж килеп торган бакчаларда хәзер үле тынлык, кеше биеклеге үскән, корыган чүп үләннәре генә җил искәндә кыштырдап куя. Яр Чаллы, Түбән Кама, аеруча Казан шәһәрендә яшәүчеләрдән: "Бакчаны ташладык",...

Шәһәр тирәсен уратып алган ташландык бакчаларны күргәч, йөрәк әрни. 15-20 ел элек гөрләп утырган, чүп утарга, су сибәргә, җиләк-җимеш җыярга килгән шәһәрлеләрдән гөж килеп торган бакчаларда хәзер үле тынлык, кеше биеклеге үскән, корыган чүп үләннәре генә җил искәндә кыштырдап куя.
Яр Чаллы, Түбән Кама, аеруча Казан шәһәрендә яшәүчеләрдән: "Бакчаны ташладык", дигән сүзне ишетмисең. Киресенчә, аларның күбесе яздан кара көзгә кадәр, шунда - дачада яшәп, үзенең гаиләсенә кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Башкалада яшәүче иремнең бер туганнары хәтта кәҗәгә хәтле шунда асрап, аның сөтен балаларына җибәреп, авыл тормышы белән яшәүне хуп күрә.
Лениногорск бакчачылык ширкәтендәге 14 мең тирәсе участокның бары 3 мең 500ендә генә тереклек бар. Болар - бернәрсәгә карамыйча, сатып алганны түгел, үзләре үстергәнне ашарга теләүчеләр.
Бакчаларны күпләп ташлау галәмәте үткән гасырның 90 нчы еллар ахырына барып тоташа. Төп сәбәбе - караклык һәм су булмау. Шул елларда халыктан төсле металл җыя башлагач, җиңел кәсеп белән акча эшләргә яратучылар бакчаларга - андагы алюмин челтәр коймаларны, ләгән, су сипкечләрне урлап, сатарга кереште. Аннан, кара металл җыя башлагач, бөтен тимердән ясалган әйберләр - су кисмәкләре, тимер капка, багана, хәтта көрәк, тырма да "ход" ка китте. Чынлап торып, караклык белән көрәшүче дә булмады, бугай. Гастарбайтерлар, бомжлар өчен бакчадагы йорт, мунчалар яшәү урынына әверелеп, сусызлык, караклык та куркытмаган җир кешеләре, чарасызлыктан кул селтәде.

Лениногорск бакчачылык ширкәтләрендә 14 мең тирәсе участок. Шуның 3500ендә генә тереклек бар.

Шәһәр бакчачылар иптәшлеге рәисе урынбасары Тамара Савгильдина әйтүенчә, оптимистлар барыбер бакчаларын ташламаган. Геофизика, Александровка тирәсендәге бакчачылык ширкәтләрендә рәисләр актив булганга, су да бар, ди. Алар бакчага йөрүчеләрне җыеп, җыелышлар уздыра. Акча юнәлтеп, үз көчләре белән торбалар суза.
Шуңа сусыз түгелләр. Шулай ук кошчылык фабрикасы янәшәсендәге бакчаларга йөрүчеләрнең су сибү өчен чишмәләре бар.
Яңа Устав буенча, 3 ел буе бакчасын карамаган, бернәрсә дә утыртмаган кешедән - хуҗасыннан участокны алу хокукы бар. Федераль законга бәйле рәвештә, табигатькә экологик зыян салган өчен, 2дән 5 меңгә кадәр штраф каралганын күпләр белмидер дә әле. Быел гына шундыйларга карата 30га якын административ беркетмә төзелгән.
Күпчелек ташладык та, минем турында оныттылар, дип уйлыйдыр, мөгаен. Әмма ул җир синең мөлкәт, шуңа аның өчен җаваплы кеше дә - син. Шулай ук елга бер тапкыр 60 сум кертем түләү дә - бакча хуҗалары өстендә.
Дөрес аңлагыз, бернигә дә карамыйча, бакчага йөрегез, яшелчә, җиләк-җимеш үстерегез, димим. Кирәкми икән, бакчачылар иптәшлегенә барып, сәбәбен күрсәтеп, язма рәвештә баш тартыгыз, үз өстегездән җаваплылыкны төшерегез, дип киңәш бирәм.
Безнең редакциядә эшләүче Венера - Тамара Александровна әйткән оптимистларның берсе. 12 нче лицейдан ерак түгел бакчасын, су булмаса да, ярты уңышын каракларга "бүләк" итсә дә, ташламаган. "Эштән соң җәяү генә барып, шунда бер-ике сәгать казынып кайту, көндәлек стресслардан арынырга ярдәм итә. Шул ук вакытта кызым өчен хезмәт терапиясен дә үти", ди. Ул "Дружба" бакчачылык ширкәтендәге участогында су сибүне таләп итми торган яшелчәләр - кабак, бәрәңге, кишер утырта, карлыганын җыя. "Берничә ел элек бер ир-ат кеше куркытып шәрә килеш йөрде. Полициягә шалтыратып хәбәр иткән идек, алар килеп җиткәнче качарга өлгерде", ди Венера. Биш ел элек бакча йортына ут төрткәннәр, ул эчендә җыеп куйган кабак, кишерләре белән тулысынча янып беткән. Шулай булуга карамастан, йөрүдән туктамый. "Батыр кеше син", диябез аңа гаҗәпләнү катыш.
Дөрес, ул тирәдә яшәп ятучы бомжлар, наркоман, гастарбайтерларны "өркеткәннәр", алар хәзер ул районнан китеп, Камышлы артындагы бакчаларга күчкән, ди. Ә ул тирәдә бакчага баручы берән-сәрән кеше күренә. "Яшелчә, җиләк-җимеш дип, курыкмыйча анда барырга башым ике түгел лә", ди шунда ташландык бакчасы булган бер танышым.
Июнь башында Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан барлык бакчачылык ширкәтләре буенча ясалган рейд та нәтиҗә бирмичә калмагандыр. Ташландык бакча йортларында яшәүче билгеле бер тору урыны булмаган 5 кеше эчке эшләр бүлегенә китерелгән. Җиде административ беркетмә төзелгән. Шулай ук тәртип сагында торучылар бакчага йөрүчеләр белән сөйләшеп, алар китергән фактлар буенча чаралар күреләчәк, дип ышандыра. Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге лениногорскилыларга мөрәҗәгать итеп, бакчаларда хокук тәртибе бозу фактлары билгеле булганда, 02, 2-72-20 һәм 8(843) 2912-002 ("ышаныч телефоны") телефоннарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: рейд
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: