Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида Татарстан парламентының бюджет, салым һәм финанс комитетының күчмә утырышы узды (ФОТОЛАР)

Шәһәребезнең ЗАГС бинасында Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанс буенча комитеты күчмә утырыш уздырды, ул түгәрәк өстәл артында борчыган сорауларны хәл итү рәвешендә үтте. Күчмә утырышны крмитет рәисе Леонид Якунин җитәкләде. Анда Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, комитет членнары, шулай ук республика Финанс...

Шәһәребезнең ЗАГС бинасында Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанс буенча комитеты күчмә утырыш уздырды, ул түгәрәк өстәл артында борчыган сорауларны хәл итү рәвешендә үтте.

Күчмә утырышны крмитет рәисе Леонид Якунин җитәкләде. Анда Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, комитет членнары, шулай ук республика Финанс министрлыгыннан, Икътисад министрлыгыннан, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсеннән вәкилләр, моннан тыш Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Лениногорск районнарыннан салым, бюджет сораулары буенча даими комиссия рәисләре, членнары катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов кунакларны сәламләде, муниципаль район белән таныштырды.

Күчмә утырышта җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарылучы аерым вәкаләтләрне финанс яктан тәэмин итү, физик затларга кадастр бәясеннән мөлкәткә салым салуның үтәлеше кебек сораулар каралды.

Соңыннан кунаклар шәһәребезнең Нефть музеенда булды.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев