Заман сулышы

Лениногорскида урып-җыю дәвам итә

Республика кырларында уңыш әлләни мактанырлык түгел, дип сөйлиләр. Булганына шөкер итеп, үзвакытында һәм югалтуларсыз җыеп аласы иде шул. Районыбыз игенчеләре бүген әнә шул җаваплы бурычны үти. "Сатурн-Урал" җәмгыятендә "Сатурн-Урал" районда иң беренчеләрдән булып уракка төшкән җәмгыять. Сарабикколлылар алдында 2 мең 430 гектарда чәчелгән бөртекле культураларны җыеп алу бурычы тора. Хәзерге...

Республика кырларында уңыш әлләни мактанырлык түгел, дип сөйлиләр. Булганына шөкер итеп, үзвакытында һәм югалтуларсыз җыеп аласы иде шул. Районыбыз игенчеләре бүген әнә шул җаваплы бурычны үти.
"Сатурн-Урал" җәмгыятендә
"Сатурн-Урал" районда иң беренчеләрдән булып уракка төшкән җәмгыять. Сарабикколлылар алдында 2 мең 430 гектарда чәчелгән бөртекле культураларны җыеп алу бурычы тора.
Хәзерге вакытта алар арыш суктыру белән мәшгуль. 650 гектарда чәчелгән әлеге төр культураның 24 июль иртәсенә 450 гектар мәйдандагысы суктырылган. "Бер гектардан уртача 20 центнер уңыш чыга. Быелгы ел өчен бу бик яхшы күрсәткеч", ди "Сатурн-Урал" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Могыйнов.
Сарабиккол кырларын бүгенге көндә 5 комбайн иңли. Ильяс Мусин "Акрос - 530" комбайны белән 3 мең 600 центнер арыш суктырып, алдынгы булып тора. Икенче урында "Нью-Холланд" комбайны белән Атлас Маһиҗанов (2 мең 100 центнер), өченчедә - Госман Әскәров. Ул "Нива" комбайны белән 1 мең 400 центнер арыш суктырган. Атлас белән Госман абыйлар комбайн штурвалы артында әле беренче ел гына икән, моңа кадәр тракторчы булып эшләгәннәр. Шулай да, сынатмаска охшаганнар. Ник әле тырышмаска, ди? Җитәкчелек тарафыннан кызыксындыру чаралары да каралган. Ул, әлбәттә, эш күләменә бәйле булачак.
Арышны тәмамлагач, сарабикколлылар көзге бодайга керешәчәк. Аның мәйданы - 150 гектар.
"Лениногорская"агрофирмасы"нда
Әлеге хуҗалыкка иң күп мәйданда - 18 мең 885 гектарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы куелган.
Без мәгълүмат алган 24 июль иртәсенә шуның 10 процентында уңыш җыеп алынган иде. Җәмгыять кырларында 26 комбайн эшли. Комбайнчыларга кытлык юк, диделәр безгә. Аларны ашату мәсьәләсе дә тиешенчә оештырылган: көнгә өч тапкыр кайнар аш әзерлиләр. Аны 4 урында пешереп, эш урынына илтәләр. Комбайнчылар арасында алдынгылар да билгеле инде. Беренче-икенче урыннарны Евгений Савельев белән Алексей Коротков бирми, ди. Өченчедә - Ирек Рәхимҗанов бара. Гектарыннан уртача 22 центнер уңыш чыга икән. Җиңнәрен сызганып эшкә тотынган "Лениногорская"агрофирмасы" хезмәткәрләренә уңышлар телик.
Куакбашлылар тырыша
Хуҗалыкта эш темпы көннән-көн арта. Басуга беренчеләрдән булып «Нью-Холланд» комбайнында Әсгать Сәхапов белән Илдар Миңнегулов, «Дон»да - Рамил Мөхәммәтшин һәм «Нива» комбайнында Наил Зыятдинов чыккан. Биредә урып-җыю эшләрен 2 мең 20 гектар мәйданда башкарасылары бар.
Җиренә җиткереп әзерләнгән техника эш вакытында хуҗаларының эшендә каршылык тудырмый. Уракка чыкканнан бирле барлыгы 150 гектар җыеп алганнар инде.
Комбайннарның һәм башка техниканың урып-җыюга әзерлеге буенча зарланырлык түгел. Язгы кыр эшләрен дә, урып-җыю, көзге чәчү, туңга сөрү эшләрен дә «Маркс» хуҗалыгы үз техникасы, үз механизаторлары белән башкарып чыгарга күнеккән. Эш шартлары белән дә алар яхшы таныш. Техникадан нәтиҗәле файдаланырга, югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм бөртеклеләрне югалтуга юл куймыйча, мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга дигән максат белән эш итә комбайнчылар.
- Егетләргә сүз әйтерлек түгел. Теләсә нинди техниканы иярләп, максатларына ирешү өчен тырышып эшлиләр, - ди хуҗалык җитәкчесе Ильяс Ганиев алар хакында.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: уборка
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: