Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида яшәүче Нәбирә әбигә 90 яшь тулды (фотолар)

Бүген, 3 сентябрьдә, тыл хезмәтчәне Имаметдинова Нәбирә Гафият кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән Нәбирә әби бүген өй түрендә иң кадерле кеше. Аны котларга балалары, оныклары, туганнары, курше-күләннәре җыелган. Мулдан табын корылган, өй эчен яңгыратып, мулла Коръән сүрәсен укый. - Күпне күрдем. Сугыштан әтиебез...

Бүген, 3 сентябрьдә, тыл хезмәтчәне Имаметдинова Нәбирә Гафият кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән Нәбирә әби бүген өй түрендә иң кадерле кеше. Аны котларга балалары, оныклары, туганнары, курше-күләннәре җыелган. Мулдан табын корылган, өй эчен яңгыратып, мулла Коръән сүрәсен укый.
- Күпне күрдем. Сугыштан әтиебез кайтмады, без 7 бала ятим калдык. 14 яшемдә фермада эшләдем, авыру атлар карадык, сыер җигеп, фронтка дигән ашлык ташыдык. Торф казыдык.
Ачлык, кабак, алабута ашап үстек, үлән суы эчтек, - дип сөйли Нәбирә әби. - Хәзер, Аллага шөкер, муллыкта, рәхәттә, тәрбиядә гомер кичерәм. Ходаем сугыш, ачлык күрсәтмәсен, -дип куя.
Тумышы белән Нәбирә әби Апас якларыннан. Ләкин томыш җилләре аны Донбасска, аннан безнең Лениногорск шәһәренә китереп ташлый. Биредә ул 1954 елдан бирле яши. Гомере буе ОРСта, аннан Прибор заводында эшли. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, ире һәм 3 улы инде исән түгелләр.
Бүгенгесе көндә Нәбирә әби килене һәм оныклары тәрбиясендә гомер кичерә.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән Нәбирә Гафият кызын котларга район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм 11нчеТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина килгән иде. Алара Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
11 нче ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев