Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскига Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев килде (фотолар)

Республика премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев бүген эшлекле сәфәре белән Лениногорскида. Бу минутларда район һәм шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә катнаша. Аңа кадәр ул Нефть музеенда, "Идеяләр остаханәсе" - Яшьләр инновацион иҗат үзәге карады, аларның эшчәнлекләре белән танышты, үз фикерен белдерде. Мәдәният сараенда күргәзмә дә оештырылган иде. Вакыт кысан булуына карамастан, Васил...

Республика премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев бүген эшлекле сәфәре белән Лениногорскида. Бу минутларда район һәм шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә катнаша.
Аңа кадәр ул Нефть музеенда, "Идеяләр остаханәсе" - Яшьләр инновацион иҗат үзәге карады, аларның эшчәнлекләре белән танышты, үз фикерен белдерде.
Мәдәният сараенда күргәзмә дә оештырылган иде. Вакыт кысан булуына карамастан, Васил Габтелгаязович җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукцияләрне җентекләп карады, Керкәледән килгән комган ясаучы Рәшит Насыйбуллин, тимер һәм агач эшләре остасы Илсур Кашапов чүкеп ясаган эшләнмәләргә тукталды, сорауларын бирде. Балалар кулы белән ясалган эшләнмәләрне сатулары белән кызыксынды. Икмәк пешерүчеләрнең кара ипие белән "Спартак" хуҗалыгының каймагын ашап та карады. "Бик тәмле икән", диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X