Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар "Юбилейный" паркын төзекләндерү буенча фикер алышты (фотолар)

Җомга көн кич белән лениногорскилылар Никахлашу сараена җыелды. Анда җанлы һәм җитди сөйләшү булды. Тулаем алганда сүз "Юбилейный" паркын яңарту турында барды. Җыелган халык шәһәрнең баш архитекторы Алексей Карасев тәкъдим иткән паркны реконструкцияләү проекты белән танышты, презентация карады. Аннан соң һәркем үз фикерен әйтте, тәкъдимнәрен җиткерде. Алай гына да түгел,...

Җомга көн кич белән лениногорскилылар Никахлашу сараена җыелды.

Анда җанлы һәм җитди сөйләшү булды. Тулаем алганда сүз "Юбилейный" паркын яңарту турында барды. Җыелган халык шәһәрнең баш архитекторы Алексей Карасев тәкъдим иткән паркны реконструкцияләү проекты белән танышты, презентация карады. Аннан соң һәркем үз фикерен әйтте, тәкъдимнәрен җиткерде. Алай гына да түгел, лениногорскилылар төркемнәргә бүленеп, парк яңарышына үз өлешләрен кертеп проект та яклады.

Бу очрашу-семинардан барысы да канәгать булып, киләчәктә "Юбилейный" паркында балалар мәйдачыгы, зур сәхнә, парковка һәм башка бик күп кызыклы күренешләрне күзаллап таралышты.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев