Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилыларны Ураза гаете көнендә гаилә бәйрәме көтә (программасы)

Ураза бәйрәме көнендә - 5 июльдә "Мәхәббәт" паркына ("Ихлас" мәчете каршында) лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары гаилә белән бергә ял итәргә килә ала, дип хәбәр итәләр мәчеттән. Ул көнне балаларга иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда катнашу мөмкинлеге булачак, аларның әти-әниләре исә төрле ярышларда көчен сынап караячак. Бәйрәмгә килүчеләр өчен учакта тәмле пылау,...

Ураза бәйрәме көнендә - 5 июльдә "Мәхәббәт" паркына ("Ихлас" мәчете каршында) лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары гаилә белән бергә ял итәргә килә ала, дип хәбәр итәләр мәчеттән.
Ул көнне балаларга иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда катнашу мөмкинлеге булачак, аларның әти-әниләре исә төрле ярышларда көчен сынап караячак. Бәйрәмгә килүчеләр өчен учакта тәмле пылау, башка милли ризыклар әзерләнә. Аттракционнар һәм батутлар, бәйрәм сәүдәсе эшләячәк. Төштән соң урман паркына да барырга була.
Бәйрәмнең программасы
10.00 - бәйрәмне ачу
10.10 - котлау сүзләре
10.30 - балалар арасында оештырылган "Рамазан" конкурсына йомгак ясау
11.00 - балалар, әти-әниләр өчен конкурс, ярышлар
11.30 - учакта пылау һәм шашлык пешерү
12.30-15.00 - урман паркында катнашучыларны аттракционнарда йөртү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев