Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның түбән сулыгы ачылудан мизгелләр (фотолар)

Бүген шәһәребездә реконструкциядән соң түбән сулык ачылу тантанасы булды. Анда республиканың Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Республика Президенты киңәшчесе Наталья Фишман катнашты. Бик күпләр түземсезлек белән көткән әлеге вакыйганы күзәтергә шәһәрлеләр генә түгел, авыллардан да килгәннәр, халык бик күп иде. Илдар Халиков, район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларның шатлыкларын...

Бүген шәһәребездә реконструкциядән соң түбән сулык ачылу тантанасы булды.
Анда республиканың Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Республика Президенты киңәшчесе Наталья Фишман катнашты.
Бик күпләр түземсезлек белән көткән әлеге вакыйганы күзәтергә шәһәрлеләр генә түгел, авыллардан да килгәннәр, халык бик күп иде.
Илдар Халиков, район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларның шатлыкларын бүлеште. Су саклау зоналары елы уңаеннан реконструкцияләнгән күл өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерделәр. Балыклы булсын дип, күлгә кечкенә балыклар да җибәрделәр.
Бу көн чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Лениногорскилылар алдында су өстендә флайбордистлар чыгыш ясады.
Талантларыбыз концерт куйды, ир-егетләр волейбол уйнау белән мәшгуль булды.
Бала-чагаларның кайберләре махсус фонтанда коенды, төрле спорт җайланмаларында шөгыльләнде. Яңа китерелгән комлыкта кызынып ятучылар да күренде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев