Заман сулышы

Мордва–Кармалка авылында “Балтай” бәйрәме үтте

«Балтай»га республика статусы бирелгәнгә - 16 ел. Электән мордвалар урманга якын урыннарга төпләнгән, аучылык белән шөгыльләнгән, урман байлыкларының файдасын күрә белгән. Мордва Кармалка авылындагы «Балтай» бәйрәме дә ел саен авыл очындагы урман аланлыгында башланып китә. Гадәт буенча, авыл халкы ир-егетләр арасыннан аюлар ролен башкарачак егетләрне сайлый. Быел исә әле күптән...

«Балтай»га республика статусы бирелгәнгә - 16 ел. Электән мордвалар урманга якын урыннарга төпләнгән, аучылык белән шөгыльләнгән, урман байлыкларының файдасын күрә белгән. Мордва Кармалка авылындагы «Балтай» бәйрәме дә ел саен авыл очындагы урман аланлыгында башланып китә.
Гадәт буенча, авыл халкы ир-егетләр арасыннан аюлар ролен башкарачак егетләрне сайлый. Быел исә әле күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр - Стас Петряев белән Антон Абрамов үзләре аю булырга теләк белдерде. Алар - әбиләреннән, әниләреннән халык җырларын тыңлап, кечкенәдән «Балтай»ны күреп үскән малайлар. Ул арада авыл халкы урманнан чаган агачы ботакларын, абага сабакларын сындырып чыгып, аюларны «киендереп» тә куйды. Нәтиҗәдә, яфраклар арасыннан егетләрнең йөзләре генә күренеп калды. Бу вакытта эрзә ансамбльләре урманны җыр-көйләргә күмде...
Быел да «Балтай» тирә-як районнардан кунаклар җыйды. Лениногорскийның үзеннән, Казан, Әлмәт, күрше Самарадан фольклор ансамбльләр катнашты. Эрзәләрне бәйрәм белән Татарстанның мордва милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Сергей Новиков, ТР Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, Лениногорск районы хакимияте башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева тәбрик итте. Рәсми затлар буш кул белән килмәгән иде. Лениногорскиның «Эрзянка», Мордва Кармалка авылының «Пизёлне» («Миләш»), Әлмәт районының «Мастор Ягида» («Җиләк») фольклор ансамбльләренә иҗади уңышлары өчен Татарстан Халыклар дуслыгы йортыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Йоласы шундый: чаган яфракларыннан торган «тунга» киенгәч, «аюлар» гаиләсе урманнан авылга төшә һәм халык белән бергәләп, урамнарны әйләнә. Барлыгы - 5 чакрым! Капка төпләрендә аларны йорт хуҗалары милли ризыклар тулы табын әзерләп көтә. Өстәлләрдә - эремчек бәлеше (топонь прякат), әче сөт (чапамо ловсо), бәрәңге бәлеше (каймак), тары коймагы (суро ямксонь пачалксеть)... Сый-нигъмәтләрдән авыз иткәч, мордва квасын - позаны эчеп, сусауны баскач, хуҗаларга иминлек теләп, кунаклар күрше йортка юнәлә. Авыл уртасына җиткәч, аюларны «чишендерү» йоласы башкарыла: аюларны озата йөргән һәркем чаган «туннан» үзенә берәр ботакны алып, янәшәсендәге кешене «чабындыра». Шулай эшләгәндә, изге теләкләрнең бәрәкәте арта, дип ышаналар.
400 хуҗалык исәпләнгән Мордва Кармалка авылында халыкның якынча 80 процентын мордвалар тәшкил итә. Телне балалар гаиләдә өйрәнә. Авылда хәзер яшьләр бармак белән генә санарлык. Тугыз еллык мәктәптә 28 укучы белем ала. Быел 1 сыйныфка бер кыз бала гына укырга киләчәк. Башлангыч сыйныфларда укучыларга мордва теле укытыла. Мәктәп ябыла калса, башка авыл мәктәбендә инде аларга ана теле дәресләренең керүе икеле. Дәреслекләр белән Мордовия Республикасы тәэмин итә. Әмма мукшылар белән эрзәләр арасында гына түгел, эрзә авылларының һәркайсында да тел-сөйләмдә аермалыклар бар. Шуңа күрә балалар телне үзләштергәндә кайбер кыенлыкларга дучар була. Аның каравы, Татарстанның дәүләт теле - татар телен өйрәнүдә киртәләр тумый. Быел 9 сыйныф укучылары татар теленнән тестларны «4»гә эшләгән.
- Без бит Татарстанда татарлар арасында яшибез, - дип ассызыклый авылның данлыклы гармунчысы Михаил абзый Венедиктов «Утыр әле, яннарыма» җырын суза-суза. - Күп сүзләрне беләбез, татарчаны аңлыйбыз. Авылда кемнең - килене, кемнең кияве - татар.
Интертат. ру

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: