Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Олылар күк күтәргән бит алар, Ил хәсрәтен – Ватан нужасын.

Кичә шәһәребезнең Геройлар аллеясында тантаналы рәвештә тыл хезмәтчәннәре истәлегенә һәйкәл ачылды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов килгән иде. Тантананы Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде: - Шөгердә барельеф ачылу тантанасында бер ханымның: "Сугыш ветераннарын хөрмәтлисез, ә менә мин сугышның ачысын-төчесен...

Кичә шәһәребезнең Геройлар аллеясында тантаналы рәвештә тыл хезмәтчәннәре истәлегенә һәйкәл ачылды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов килгән иде.


Тантананы Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде:

- Шөгердә барельеф ачылу тантанасында бер ханымның: "Сугыш ветераннарын хөрмәтлисез, ә менә мин сугышның ачысын-төчесен татыган, ятим калып, фронт өчен күп хезмәт куйдым", диюе йөрәккә үтте, һәм тыл хезмәтчәннәренең данын мәңгеләштерергә этәрде. Ветераннар советы белән берлектә, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл куюга көчебезне кызганмадык. Бу һәйкәл - безнең горурлыгыбыз,-диде Рәгать Галиәгъзамович.

Һәйкәл төзүне башлап йөрүче - Марс Исхаков җитәкчелегендәге ветераннар советы. Алар тәкъдиме белән шәһәрдә иң яхшы һәйкәл проектына конкурс оештырыла. Шәхси күргәзмәләр үткәрүче рәссам Владимир Степановның проектын рәсми рәвештә иң яхшы проект дип табалар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелган һәйкәл - аның проекты буенча эшләнә.

Һәйкәлне төзүдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, балалар бакчасы, мәктәпләр, оешма-предприятие коллективлары күп көч куя. Һәйкәлне җирле хакимият тә хуплый һәм төзелешкә 600 мең сум бүлеп бирә. Ниһаять, төзелеш тәмамлана.

Илдар Халиков тыл хезмәтчәннәре истәлегенә төзелгән һәйкәл ачылу белән котлап, ветераннарга, барча җыелган халыкка исәнлек, тыныч тормыш теләде.

- Ил йөген җилкәләрендә күтәреп, үзләрен аямыйча "Фронт өчен!" дип күп көч куйган тыл хезмәтчәннәре моңа лаек, - диде ул. Аларның данын мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән проект авторы Владимир Степанов белән ветераннар советы рәисе Марс Исхаковны Мактау кәгазе белән бүләкләде.

Тантананы дәвам итеп, куелган һәйкәлгә Илдар Халиков һәм Рәгать Хөсәенов чәчәк бәйләме куйды. Тынычлык һәм ирек символы булган ак күгәрченнәрне һавага очыргач, һәркем илебезгә аяз күк йөзе, тынычлык, бәхетле тормыш теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев