Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Премьер - министр Илдар Халиков Лениногорскида булып китте

Бүген Лениногорскида шәһәрнең 60 һәм һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек комиссиясенең утырышы үтте. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 1 сентябрендә әлеге юбилейларны бәйрәм итү турындагы указга кул куйган иде, аны оештыру комитетын да раслады. Премьер - министр Илдар Халиков җитәкчелегендә әлеге комиссия членнары юбилейга әзерлек эшләренең...

Бүген Лениногорскида шәһәрнең 60 һәм һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек комиссиясенең утырышы үтте.


Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 1 сентябрендә әлеге юбилейларны бәйрәм итү турындагы указга кул куйган иде, аны оештыру комитетын да раслады. Премьер - министр Илдар Халиков җитәкчелегендә әлеге комиссия членнары юбилейга әзерлек эшләренең барышы белән танышты. Баштан төрле объектлардагы эш барышын карадылар.

Беренче булып, юбилей уңаеннан капиталь ремонтланучы балалар хастаханәсендә булдылар. 1978 елда төзелеп кулланылышка кертелгән әлеге хастаханә капиталь ремонтны бөтенләй күрмәгән. Республика Президенты шәһәр һәм район активы белән очрашканда, аңа ремонтлау буенча халыкның һәм табибларның гозерен җиткергәннәр иде. Президент кушуы буенча аның бер блогында капиталь ремонт бара. Район башлыгы тулысы белән эшләп чыгу өчен республикадан бүлеп бирелгән средстволарның җитмәвен әйтте.

Шуннан соң "Яшьлек" стадионында булдылар, юбилей тантанасы үтәсе урын буларак, монда да зур эшләр планлаштырыла, тик әлегә эш башланмаган. Шулай ук капиталь ремонт баручы Мәдәният сараенда һәм төзелеп килүче 2 нче мәктәпне карадылар. Болар барысы да август азагында планлаштырылучы юбилейга тапшырылырга тиешләр.

Юбилейга әзерлек моның белән генә бетми, әлбәттә. Геройлар аллеясын төзекләндерү, күл тирәләрен , урам, кайбер йортларның фасадын яңарту, төрле конкурс, бәйге, очрашулар үткәрү һәм башка моментларны район башлыгы мэриянең утырышлар залында чыгыш ясаганда әйтеп узды.

Премьер - министр Илдар Халиков:
- Шәһәр һәм "Лениногорскнефть"нең юбилее бер-берсеннән аерылгысыз. Лениногорск - нефть төбәгенең йөрәге ул, әлеге ике бәйрәм дә лаеклы билгеләп үтелергә тиеш. Лениногорскиның бердәм халык булуын яхшы беләм. Юбилей чараларында да, "Татнефть" кенә түгел, һәр оешма, предприятиенең актив катнашуына ышанам, - диде. - Аннан юбилейга объектлар тапшыру - мөһим, әлбәттә,шулай ук мәктәп, уку йортларында аңлату эшләре алып барылып, Лениногорскилыларның шәһәрләре белән горурланып яшәүләрен телим, - диде.

Алсу Миңнебаева
Фото мэриянең матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьерминистр в лениногорске 2015