Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Һәр авылның үз шатлыгы һәм борчуы

Районыбыз авылларында халык белән очрашулар дәвам итә. Аның чираттагысы Иске Иштирәк авылы җирлегендә үтте. -Бәкер, Ялтау, Иске Иштирәк авылларын берләштерүче авыл җирлегендәге 480 хуҗалыкта 1мең 348 кеше гомер итә. Шуның 348е - пенсионер, 604е - эшкә яраклылар, - дип сүзен башлады күп еллар дәвамында авыл белән рәислек итүче Нашат Мәҗитов....

Районыбыз авылларында халык белән очрашулар дәвам итә. Аның чираттагысы Иске Иштирәк авылы җирлегендә үтте.
-Бәкер, Ялтау, Иске Иштирәк авылларын берләштерүче авыл җирлегендәге 480 хуҗалыкта 1мең 348 кеше гомер итә. Шуның 348е - пенсионер, 604е - эшкә яраклылар, - дип сүзен башлады күп еллар дәвамында авыл белән рәислек итүче Нашат Мәҗитов.
Башкалардагы кебек: "Авыл картая", дип уфтанып әйтеп булмый әле биредә. Яшьләр дә күп. Монда, әлбәттә, зур рольне "Бәкер" шифаханәсе дә уйный. Чөнки авылның 256 кешесе шунда эшли икән. Шуңа бәйле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә аз түгел - 47 бала, 33е чиратта тора. 2012 елда 13 сабый дөньяга килгән. Мәктәптә укучылар саны - 125. Дөрес, аның 18е - Мөэмин-Каратай авылы балалары.
"Бәкер" шифаханәсе эшләү теләге булган һәркемне диярлек хезмәт урыны белән тәэмин иткән, күрәмсең, Ялтауның фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер, Бәкер авылында почтальон булып эшләргә теләүче юк, ди. Биредәге "Лениногорская"агрофирмасы"нда, гомумән, хәзерге вакытта 30 га якын механизатор вакансиясе бар, техника ремонтлау өчен эшче куллар сорала, ә сыер савучыларны 30 чакрым ераклыктан вахта белән йөртәләр.
-Сезнең җирегездә читләр эшләвенә үзегез дә канәгать түгелдер, - диде, халыкка мөрәҗәгать итеп, әле яңа гына агрофирманы җитәкли башлаган Наил Залаков.
Әлеге теманы район башлыгы Рәгать Хөсәенов дәвам итеп:
-Авыл хуҗалыгының дәрәҗәсен күтәрергә теләсәк, авыл халкының яшәгән җирендә үзенең эшләве кирәк", - диде.
Район башлыгы:
-Ялтауга баргач, өлкән яшьтәге Фәрит абыйны яңа төзелгән агрокомплекста күреп түзмәдем:"Фәрит абый, нишләп йөрисең монда?", дип сорадым. Ул: "Бөтен шартлар тудырылган шулкадәр матур яңа ферма төзеп куйдылар, ә эшләргә кешесе юк. Типсә тимер өзәрдәй ир-атлар өйдә ята, Самарадан кеше ташыйлар, түзмәдем, улым, эшкә чыктым әле", диде. -Бәлки сезнең арада да андый теләк белдерүчеләр бардыр. Яшьләргә үрнәк күрсәтсәгез, акылга килмәсләр идеме икән? Сездән ярдәм көтәм, - диде, залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Шуңа игътибар итеп утырдым әле: соңгы атналарда авыл халкы белән көн саен очрашып йөри торгач Рәгать Галиәгъзамовичның теле шулкадәр чарланган, оста итеп, төртелмичә татарча чыгыш ясый. Җыендагы халык моңа игътибар итми калмагандыр, дип уйлыйм.
2012 елда башкарылган иң зур эшләрдән Бәкер белән Иске Иштирәк авыллары арасындагы тиз арада салынып беткән күперне әйтергә була.
Шулай ук яңа зират урынын коймалар белән әйләндереп алу эше дә башланган. Яз, җәй айларында әлеге игелекле гамәлне дәвам итеп, алып, кайтарып куелган тимер коймаларны урнаштыру бурычы тора авыл халкы алдында. Бу эшне бергәләп башкарып чыгарбыз дигән өметтә алар. Әлеге максаттан авылда яшәүче 18 яше тулган һәркемнән 500 әр сум акча җыярга сөйләшкән булганнар. Күпчелеге, әлбәттә, бу эшкә бик теләп кушылган, авылдан читтә яшәүчеләр спонсорлык ярдәме дә күрсәткән, әмма төрле сәбәпләр табып, акча бирергә теләмәүчеләр дә бар икән.
-Зират - безнең соңгы йортыбыз. Мондый очракта беркем ди читтә калмас, дип уйлыйм, - диде Нашат Әхәтович.
Шулкадәр зур чыгымнар тотылгач, читтән кайтарып җирләүчеләрдән аз булса да акча алыргадыр инде, диеште залдагылар.
Үткән ел, шулай ук, Мәдәният йортына да саллы гына ярдәм күрсәтелгән. 100 мең сумлык музыкаль аппаратура, шул ук суммага янгынга каршы сигнализация урнаштырылган, быел яктырту мәсьәләсен карарбыз, дип торалар. Эшкә Шөгернең сәләтле яшьләре килгәч, соңгы вакытта бәйрәм чаралары кызык уза, заллар тулы була башлаган.
Бәкер белән Иске Иштирәк арасындагы юлдагы баганаларга электр лампочкалары куеп, яктырту эше быелгы планга кертелгән.
Иске Иштирәк авыл җирлеге өчен көн кадагында торган мәсьәләнең берсе - су проблемасы. Биредә яшәүчеләр "КомВодСтройСервис" җәмгыяте хезмәт күрсәтүгә каршы. Дөресрәге, аларның су өчен түлиселәре килми. "Су бит безгә үзе килә, насослар кумый, ник тариф насос белән куылган кебек", диләр алар. Авыл җирлеге башлыгы аптыраган, суүткәргечләрнең күпчелек өлеше искергән, тишелгән очракта, экскаватор чакыртып казыту, ямау өчен авыл җирлегенең акчасы юк, үз кесәсеннән чыгарып бирергә дә туры килгәләгән.
"КомВодСтройСервис" җәмгыяте хезмәт күрсәтсә, су мәсьәләсенә бәйле проблемаларны чишәр иде, ди.
Халык белән очрашуга килгән Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосыф Вәлиуллин үзләренең авылларында әлеге җәмгыятьнең инде өченче ел эшләвен, өстенлекле якларын санап китсә дә, авыл халкы барыбер уртак фикергә килә алмады, әлеге мәсьәлә ачык килеш калды.
Һәр гаиләнең үз шатлыгы, борчуы булган кебек, авылларда да һәрберсенең - мәшәкате.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќыен