Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлый

Сезне 8 март бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Гүзәл затларыбызның җилкәсендә - тормыш бүләк итү, һөнәри эшчәнлек, гаилә мәшәкатьләре һәм балаларны тәрбияләү вазифалары. Теләсә нинди эшкә алынсагыз да, уңышлы башкарып чыгасыз һәм без моның белән горурланабыз. Бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләрен сугышта һәм тылда батырлык...

Сезне 8 март бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Гүзәл затларыбызның җилкәсендә - тормыш бүләк итү, һөнәри эшчәнлек, гаилә мәшәкатьләре һәм балаларны тәрбияләү вазифалары. Теләсә нинди эшкә алынсагыз да, уңышлы башкарып чыгасыз һәм без моның белән горурланабыз.
Бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләрен сугышта һәм тылда батырлык күрсәткән ветеран апа-әбиләргә җиткерәм. Ватан алдында куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез.
Язның шундый якты бәйрәмендә күп балалы әниләр, гомумән, барлык әниләрнең сабырлыгы һәм тапкырлыгы өчен рәхмәт әйтәм. Авыр минутларда терәк-таяныч була беләсез, акыллы киңәшләрегез белән көчебезгә ышаныч тудырасыз.
Хөрмәтле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апа-сеңелләр! Барлык ирләр исеменнән сезне бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, мул тормыш телим. Яз кояшы күңелләрегезне җылытсын, шатлыклы көннәр бүләк итсен. Якыннарыгыз һәм туганнарыгызның хөрмәтен-ихтирамын, яратуын тоеп яшәргә язсын!
Рәгать Хөсәенов,
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев