Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы Әниләр көне белән котлый

Кадерле әниләр! Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар дөньябызның яме. Алар - иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аларга хөрмәт күрсәтә. Һәр хатын-кыз...

Кадерле әниләр!
Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм.
Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар дөньябызның яме. Алар - иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, аларга хөрмәт күрсәтә.
Һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булырга омтыла. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү - һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Ана назы мәңгелек.
Бу көнне күп балалы һәм тәрбиягә алган балаларны үстерүче аналар хөрмәткә аеруча лаек. Шулай ук абруйлы киңәшләре белән ярдәмгә килүче хөрмәтле әбиләребезгә, олыгаеп килүче әниләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Хөрмәтле, газиз әниләребез!
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телим. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Рәгать ХӨСӘЕНОВ,
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев