Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы Төзүчеләр көне белән котлый

Бәйрәм белән! Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас теләкләрне кабул итеп алыгыз. Яшәешебездә төзүче хезмәтенең әһәмияте бик зур. Сезнең хезмәт сөючән булуыгыз бәрабәренә яңа һәм мөмкинлекләр тудырылган торак йортлар калка, мәктәп, балалар бакчалары, хастаханәләр ремонтлана, спорт һәм күңел ачу комплекслары төзелә. Лениногорскиның тышкы...

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас теләкләрне кабул итеп алыгыз.

Яшәешебездә төзүче хезмәтенең әһәмияте бик зур. Сезнең хезмәт сөючән булуыгыз бәрабәренә яңа һәм мөмкинлекләр тудырылган торак йортлар калка, мәктәп,

балалар бакчалары, хастаханәләр ремонтлана, спорт һәм күңел ачу комплекслары төзелә. Лениногорскиның тышкы кыяфәте үзгәрә: шәһәр үсә, төзекләндерелә. Бездә хәзер мөһим социаль объектлар һәм гаилә белән актив ял итү урыннары да шактый.

Шунысы шатландыра: төзелеш тармагында эшләүчеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә шәһәрнең архитектурасы гына уңай якка үзгәреп калмыйча, лениногорскилыларның яшәү шартларын яхшырту өчен дә мөмкинлекләр барлыкка килә. Осталыгыгыз, үзегез сайлаган һөнәргә тугрылык саклавыгыз өчен рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Сезгә бәхет, сәламәтлек, тормыш нигезегезнең ныклы булуын, уңышлар телим.

Рәгать Хөсәенов,

муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев