Заман сулышы

Районга авыл хуҗалыгы министры килде

"Эшләгән хезмәтегез начар түгел, вертолеттан иген кырлары матур күренә", диде респулика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга килгән эшлекле визитында. Иң элек ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә вертолеттан район кырларын караган. Аннан шәһәрнең әйләнеп үтү юлындагы мәйданчыкта авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Министр...

"Эшләгән хезмәтегез начар түгел, вертолеттан иген кырлары матур күренә", диде респулика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга килгән эшлекле визитында.
Иң элек ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә вертолеттан район кырларын караган. Аннан шәһәрнең әйләнеп үтү юлындагы мәйданчыкта авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
Министр әйтүенчә, быел һава торышы игеннәр өчен уңай кебек, тик соңгы көннәрдәге эсселек бераз борчый. Сабантуй бәйрәмнәренә кадәр туфракка 15-20 мм чамасы яңгыр яуса, уңыш алырга мөмкинлек бар, ди ул. Чыннан да, соңгы елларда республика буенча мул уңыш белән мактана алмыйбыз. Теге 2010 елдагы корылыктан соң шулай дәвам итә түгелме? Бу хакта Марат Әхмәтовның да фикере шундый:
- 2010 елга кадәр республика 5 мең тонна уңыш җыеп тапшыра идек, бу безнең өчен зур күрсәткеч булды. Тик соңгы елларда мондый күрсәткеч ягыннан аксыйбыз. Шунлыктан һава торышына гына сылтамыйча, мөмкинлекне эшкә җигеп, югары җаваплылык белән эшләргә тырышыйк әле. Сентябрьдә узачак сайлауларга кадәр уңышны күп итеп җыеп, Президентыбызны да шатландырыйк, - ди ул.
Хәзерге вакытта игеннәрне формалаштыру буенча кулдан килгәнне эшләргә кирәк. Чәчүлекләрне тәрбияләү буенча башкарасы эшләрне, мәсәлән, дым каплату, өстәмә тукландыру, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү - барысын да вакытында, соңга калмыйча башкарырга киңәш итте Марат Готович.
Министрның райондагы терлекчелек өлкәсенә карата әйткән сүзләре дә шатландырды. Күп хуҗалыкларда терлекчелек биналарының түбәсе алмаштырылуын, төзекләндерелүен күреп, "бу эшләр районны өметле итә", диде. Республикада авыл хуҗалыгы тармагы өчен берникадәр ярдәм дә каралачак икән, шуларның берсе - ашлык һәм азык җыю техникаларын алу өчен лимиттан тыш субсидия бирелү. Бу үз чиратында мөмкинлеге булган хуҗалыкларга техника яңартырга ярдәм итәчәк. Авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итеп, быел шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга бер сыер башына 3 мең сум күләмендә акча биреп булмасмы ди, дөрес, шатланырга иртәрәк, тиешле карар кабул ителмәгән, Президент белән сөйләшергә җыена. Шулай ук өч-биш баш сыер тотучыларга терлек бинасы төзергә булышуда да республика әзер икән. Монысы мини-ферма программасы буенча булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: