Заман сулышы

“Рәссам җаны – рәсемнәрдә, алтыннар бәясендә”

Һәр кеше үз хис-кичерешләрен төрлечә белдерә. Берәүләр уйларын шигъри юлларга яки чәчмә әсәрләргә салса, икенчеләре кулларына пумала алып, төрле сурәтләр, бизәкләр төшерә. Кеше шул картина-рәсемнәргә карап фәкать матур, камил нәрсәләр күрергә, уңай хисләр кичерергә тели. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗевнең иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә-кичәгә...

Реклама

Һәр кеше үз хис-кичерешләрен төрлечә белдерә. Берәүләр уйларын шигъри юлларга яки чәчмә әсәрләргә салса, икенчеләре кулларына пумала алып, төрле сурәтләр, бизәкләр төшерә. Кеше шул картина-рәсемнәргә карап фәкать матур, камил нәрсәләр күрергә, уңай хисләр кичерергә тели. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗевнең иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә-кичәгә килүчеләр дә әнә шундый хисне кичергәндер, матурлыкны, гүзәллекне күргәндер, дип уйлыйм.

Нефть техникумы китапханәсендә уздырылган кичәдә рәссамның төрле елларда төрле темаларга багышлап ясалган әсәрләре урын алган иде. Алар әллә кайдан ук "кычкырып", залны төрле төсләргә күмеп тора. "Шәмәрдәннең шәмдәй егете" дип аталган кичә республикада Тарихи-мәдәни мирас елы, Коръән елы, рәссамның әтисенең 100 еллыгын да исәпкә алып оештырылган иде. 1998 елдан бирле Шөгер - Лениногорск төбәгендә иҗат итүче Мөдәррис Минһаҗевнең дуслары, иҗатташлары, әсәрләренә битараф булмаучылар һәм аны хөрмәтләп килгән мәртәбәле кунаклар җыелды бирегә бу көнне. Бөтенесе дә үз итеп "безнең Мөдәррисебез", дип мөрәҗәгать иттеләр. Барысы да сүз алып, теләкләрен җиткерде. Ул теләкләрдә никадәр җылылык, хөрмәт хисләре бөркелә иде. Моның шулай икәнлегенә мэрия исеменнән «Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырган Рәхмәт хаты да раслый. "Лениногорскнефть" идарәсеннән бүлек начальнигы Ирек Хәнипов, Мәгариф идарәсе исеменнән мәгълүмати-методик үзәкнең әйдәп баручы белгече Гүзәл Миргалиева Рәхмәт хатлары белән бергә, котлауларын ирештерделәр.
Мөдәррис Минһаҗевнең картиналары, соклану тудыру белән беррәттән, дәресләрдә ана теле укытучылары тарафыннан еш куллана торган "әсбап"ларның берсе. Моның шулай икәнлеген 11 нче гимназия директоры Тәслимә Халикова чыгышында әйтеп узды. "Тантаналар уза торган залыбыз аның кулы белән бизәлгән", - диде ул. Чыннан да, рәссамның кулы тимәгән җир юктыр. "Ихлас" мәчетендәге никах бүлмәсен күргән булсагыз, андагы бизәкләрне дә ул ясаган икәнлеген белү комачау итмәс.
Рәсем сәнгатен яратучылар Мөдәррис Мөхетдин улының картиналары белән 1978 елда таныша башлыйлар. Шул вакыттан бирле 600дән артык картина иҗат ителгән. Әле алар һәрвакыт сәфәрдә "йөри". Ижевск, Уфа, Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдә узган күргәзмәләрдә булып, кешеләрдә туган як табигатенә, гади хезмәт кешесе, татар авылы, аның яшәешенә карата соклану, матурлык тудыргандыр. Нәкъ менә шундый темаларны сайлап алган да рәссам. Шулай ук аның картиналары арасында әти-әни, шамаилләр темасы аерым урын алып тора. Бу кичәдә дә әтисенең җаны аның янәшәсендә булгандыр. "Басуда, икмәк турында сөйләшү" дип аталган картинасы әтисенә багышланган. Анда бабай белән оныкның әңгәмә кору күренеше тәсвирланган. Рәссамның "Мин дә, әти, синең арттан барам шикелле, барыр юлым гына озак елларга сузылсын", дип әйтүе - кичәнең иң югары ноктасы булгандыр. Ул үзе дә ике ул һәм бер кызының әтисе, онык өчен бабай да әле.
Рәсим Хәбибулла җитәкчелегендә килгән "Чишмә" иҗат берләшмәсе әгъзалары һәркайсы Мөдәррис Минһаҗевкә багышлап язылган шигырьләрен укыды. Ә, гомумән, Т.Шәмсуаров, Р.Габделганиева, М.Садовин шигырьләрен бәйрәмне алып баручылар - Тәслимә Рәфыйкова белән Сәрия Миргасыймова күп кулландылар, шигырьләрдән өзекләрне яңгыраттылар. Соң, алар бер "казанда кайнаучы" иҗат кешеләре бит!
Якташы Фирдәвес апа Әсәтованың бирегә килеп, матур сүзләр әйтүе - рәссам өчен туган ягын - Саба районы, Шәмәрдән бистәсен хәтерләткәндер, очып кына ул якларга кайтып килгәндер. Җырчы Әлфия Низамова, Ринат Хәбибов, Тәслимә Рәфыйкова моңлы тавышлары белән җыр суздылар. Җырсыз-моңсыз кичә - канатсыз кош кебек ич. Аның ачылуы да сыздырып уйнаган гармун тавышы белән башланды.
Мөдәррис Минһаҗев күп кенә дәрәҗәле исемнәр алырга өлгергән: Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, 1986 елда Татарстан Рәссамнар берлегенә керә. "Ә менә иң зур, мәртәбәле исем - халык рәссамы дигәне дә бирелсә, аның өчен генә түгел, безнең өчен дә зур шатлык- сөенеч булыр иде. Ул күптән халыкныкы инде, бары шуны рәсмиләштерергә генә кирәк" дип үз чыгышына, гомумән, күргәзмә-кичәгә нокта куйды ветеран-укытучы Рәйсә апа Фәтхуллина. Ул көнне килгән кунаклар күп кенә матур картиналарны күреп, күңелләре аша үткәргәннәрдер, туган як, бала чакларын искә төшергәннәрдер. Юкка гына: Рәссам җаны - рәсемнәрдә, алтыннар бәясендә", дип язмыйлардыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: рђссам
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: