Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сез мактауга лаек

Сез мактауга лаек Шәһәребезнең Балалар иҗат йортында Халыкара укытучылар көне уңаеннан, "Сез мактауга лаек" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Аңда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты. Люция Габитова Бәйрәмнең төп кунаклары - әлбәттә, мөгаллим-мөгаллимәләр. Алар үзләренең хөрмәтле һәм кадерле булуларын ишектән кергәч үк сизгәннәрдер. Сокланулы караш, рәхмәт сүзләре,...

Сез мактауга лаек

Шәһәребезнең Балалар иҗат йортында Халыкара укытучылар көне уңаеннан, "Сез мактауга лаек" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Аңда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты.


Люция Габитова

Бәйрәмнең төп кунаклары - әлбәттә, мөгаллим-мөгаллимәләр. Алар үзләренең хөрмәтле һәм кадерле булуларын ишектән кергәч үк сизгәннәрдер. Сокланулы караш, рәхмәт сүзләре, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр...

Укытучылар көне уңаеннан әзерләнгән кичә быел гаять тә үзенчәлекле иде. Педагогларны бәйрәм белән котлап, "чит планета" балалары космик бию башкарды. Ә тәбрикләү сүзләрен Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җиткерде.

- Җир йөзендә барлык һөнәр дә кирәкле. Ләкин иртә таңнан кичкә кадәр аяк өстендә авыр һәм җаваплы хезмәт башкаручы - бары укытучы. Ул укучыларга тирән белем бирү белән бергә, кешелеклелек, гуманлылык, әдәплелек сыйфатын тәрбияләргә, аларның рухи дөньясын үстерергә, сәләтен күтәрергә, ил алдында намуслы һәм җаваплы гражданин тәрбияләргә тиеш. Ә бу - инә белән кое казуга тиң хезмәт.

Бүгенге көндә, техника чәчәк аткан чорда , Сезнең эшегез мең тапкыр катлаулы. Хәзер кешеләрнең күңеле тупас. Балалар остазларын санламаган көндә Сезгә иң югары урында кешелеклелек сыйфатларын җуймыйча, бөек исем - Укытучы исемен саклап калырга кирәк. Илебезнең киләчәге Сезнең кулда, чөнки балалар - безнең киләчәк.

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, Сезгә сабырлык, яхшы һәм тәртипле укучылар, исәнлек телим, - диде Рәгать Хөсәенов. Чыгышын тәмамлап, хөрмәткә лаек кешеләребез - мөгаллим-мөгаллимәләргә Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләк тапшырды.

Кичәне дәвам итеп, "Пируэт" төркеме бию башкарды. Өстәмә белем бирү педагогы Роза Хәлимова башкарган җыр хөрмәтле остазларыбызга бәйрәм сәламе булып яңгырады.

-Укытучы - мәктәпнең йөзек кашы, ә укучылар - аларның горурлыгы, - дип дәвам итте бәйрәмне Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин, һәм укытучыларга Мактау кәгазе һәм акчалата бүләк тапшырды. Бүләкләү тантанасы Балалар иҗат йорты укучылары әзерләгән концерт белән үрелеп барды. Укытучы белән укучыларның иң күңелле мизгелен чагылдырган фото-сурәтләр экранлаштырылды. Күп еллар буе белем биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучылар да бәйрәмнән читтә калмады. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары оешмасы рәисе Марина Сосункевич укытучыларга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар теләде. Балалар бакчасында, мәктәптә 25 һәм 40 ел эшләүчеләргә Рафик Хәмбәлович һәм Марина Николаевна Мактау кәгазе, кыйммәтле бүләк һәм чәчәк тапшырды. Чәчәк бәйләменә күмелгән педагогларның күзләре яшьләнде. Бу шатлыклы күз яше. Гомереңне армый-талмый белем бирүгә багышлап, һәр баланы үз балаңдай якын күреп, олы тормыш юлына әзерләп, бу хезмәтең өчен рәхмәт сүзен ишетүдән дә зур шатлык, сөенеч юктыр дөньяда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев