Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Шәһәр һәм район Яңа елга ничек бизәләчәк, укып белегез

Быел шәһәрдә ике урында чыршы урнаштырырга исәплиләр. Берсе, элекккечә, "Юбилейный" паркында булачак. Бу турыда мэриядә үткән киңәшмәдә сөйләштеләр. Добролюбов урамындагы әлеге паркка чыршы урнаштыру өчен каркаслар ясый башладылар инде. Баш архитектор Алексей Карасев киңәшмәдә катнашучыларны паркта булачак макетлар белән таныштырды. Әлеге чыршы төп бәйрәм чараларын үткәрү урыны булып торачак. Сәхнәне...

Быел шәһәрдә ике урында чыршы урнаштырырга исәплиләр. Берсе, элекккечә, "Юбилейный" паркында булачак. Бу турыда мэриядә үткән киңәшмәдә сөйләштеләр.
Добролюбов урамындагы әлеге паркка чыршы урнаштыру өчен каркаслар ясый
башладылар инде. Баш архитектор Алексей Карасев киңәшмәдә катнашучыларны паркта булачак макетлар белән таныштырды. Әлеге чыршы төп бәйрәм чараларын үткәрү урыны булып торачак. Сәхнәне 2017 елның символы - Әтәч бизиячәк. Ә чыршыны светодиод тасмалар белән тарттырып куярга исәплиләр.
Бәйрәмнәрдә азык-төлек сату палаткалары эшләячәк, аларның да бизәлеше үзенчәлекле булырга охшаган. Балаларга, әлбәттә, тау ясалачак, шугалак булачак. Өши калсаң, җылыну өчен махсус вагоннар да куярга исәп тоталар.
- Яңа ел бәйрәме көннәрендә күңелле булсын, олысы-кечесе сокланырлык
итеп, җиренә җиткереп башкарыйк бу эшне, - диде киңәшмәне алып барган
район башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Тагын бер чыршы булачак, аны түбән күллек тирәсенә урнаштыралар, ул төп
чыршыдан ким булмас дип көтелә. Анда балалар өчен бәйрәм чаралары үткәреләчәк.
Шулай ук берничә ел рәттән уздырылып килүче "Яңа ел бизәкләре" конкурсы
да узачак. Анда ел саен авыл җирлекләре актив катнаша иде. Быел да авыллар Яңа елга матур итеп бизәлер, дип ышанып калабыз. Шәһәр предприятие-оешмалары үз территорияләрен бизиячәк.

Сүз уңаеннан, "Лениногорскнефть" идарәсе үз территориясендә чыршыны бизәп куйган инде.
Караңгы төшкәч, утлары бик матур булып яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев