Заман сулышы

Сугыш аны аямаган

Сигезенче дистәсен ваклап килүче Могтәбәр абый Шакировны сугыш аямаган. Яшермим. Герой-ветеран янына очрашуга барганда нык дулкынландым. Башымнан төрле уйлар кичте: - Сугыш китергән авырлыкны искә төшерү - ветеранның күңелен кабат җәрәхәтләмәсме? Яшьлеген урлаган сугыш турында нәрсә әйтер, һәм башкасы. Тик, кызганыч ки, Могтәбәр абый белән күзгә-күз очрашу насыйп булмады. Ул,...

Сигезенче дистәсен ваклап килүче Могтәбәр абый Шакировны сугыш аямаган. Яшермим. Герой-ветеран янына очрашуга барганда нык дулкынландым. Башымнан төрле уйлар кичте:


- Сугыш китергән авырлыкны искә төшерү - ветеранның күңелен кабат җәрәхәтләмәсме? Яшьлеген урлаган сугыш турында нәрсә әйтер, һәм башкасы. Тик, кызганыч ки, Могтәбәр абый белән күзгә-күз очрашу насыйп булмады. Ул, сәламәтлеге какшау сәбәпле, хастханәдә иде. Иңне иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Әнисә апа мине бик ачык, елмаеп каршы алды.
Ул гына түгел, ишегалдына сырпаланып песи белән "һау-һау"лап, койрыгын болгап маэмай да каршы чыккан иде.
Горький урамындагы йортны бизәкле яшел капкасын әкрен генә ачып эчкә үтәм. Монда һәр җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Татарларга гына хас булган тыйнаклык белән җыйнак кына җыештырылып куелган зур өй. Залда, иң элек, күземә ташланган урын, ул - Шакировлар гаиләсенең эшчәнлеген чагылдырган почмак. Бу почмакта Әнисә апаның "Лениногорскнефть" идарәсе белән бәйле истәлекләре булса, Могтәбәр абыйның сугыш хатирәләре, җылылык челтәрләрендә эшләгән вакыты урын алган.
Могтәбәр абый тумышы белән Тимәш авылыннан. 17 яшьлек бөркеттәй кыю егет 1942 елны Мари республикасы Суслонгер станциясеннән 15 километр ераклыкта урнашкан укыту-өйрәтү лагерена алына. Сугышка кергәнче үк, тормыш ачысын татырга өлгерә ул. Әлеге лагерь Могтәбәр абый кебек яшь егетләрне сугышка әзерли. Курку белмәс Могтәбәр Шакиров укыту лагеренда мылтык тотарга, атарга, граната ыргытырга өйрәнә. Әмма лагерьда яшәр өчен мөмкинлекләр булмый. Алар җир казып ясалган суык торакларда, дөресрәге, землянкада яши. Нарат ылыслары түшәлгән түшәктә йокларга, сыек кына борчак ашы, он белән балчык катыш пешерелгән 600 грамм ипи ашап, сугышчы осталыгын үзләштерергә тиеш була. Яшьлегенә кара тап булып төшкән авыр сугыш елларындагы ачы тормыш әнә шундый шартларда башлана. Бары Ворошилов килеп тикшереп киткәч кенә тормышлар яхшыра. Ашау рационы кәбестә һәм бәрәңге белән тулыландырыла.
Егетнең яшьли ФЗӨда белем алуын, Донбасс шахтасында күмер чапканын исәпкә алып, Казан артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. Моңа ул бик нык сөенә.
Сугышка исә иң кызган, киеренке чагында кече лейтенант званиесендә керә. Башта Орел - Курск дугасына эләгә. Разведчик булып йөргәндә, үзен кыю йөрәкле батыр итеп күрсәтә. Аннан Белоруссия фронтында дошманнарны юк итүгә керешә. Тик каты бәрелештә яраланып, госпитальгә эләгә. Өч ай дәваланганнан соң, янә фронтка җибәрүләрен сорый. Тагын йөрәк өзгеч күренешләр белән тулы фронт юлы.
Белоруссия фронтында барган каты бәрелешләрдә ул янә яралана. Бу яралану гомерлеккә хәтеренә сеңеп кала. Чөнки канкойгыч сугышның дәһшәтле бер көне Могтәбәр абыйны кулсыз калдыра. Хәрби табиблар аның кулын саклап калу өчен күпме генә тырышсалар да, кисми булдыра алмыйлар. 20 яшьлек егет өчен гарип калу - иң зур фаҗига. "Кулсыз килеш, әни янына ничек кайтыйм инде? Мин хәзер кемгә кирәк?" дип өзгәләнә ул. Шундый күңелсезлектән, җанын бимазалаган сорауларга җавап таба алмаганга, тәвәккәлләп, хәрби хезмәттә кала, - ди Әнисә апа, күз яшьләрен сөртеп.
Яшь лейтенантны яшүсмерләр колониясе начальнигы итеп куялар. Ә бу янә бер сынау. Яшүсмерләрне тыңлату, дисциплина саклау башта кыенрак була. Ник дигәндә, колониядә ятим калган, тәртипсез, тормышта үз урынын тапмаган, җәберләнгән яшүсмерләр аны тыңларга теләми. Теләми генә түгел, хәтта үлем куркынычы белән яныйлар. Әмма утны-суны кичкән яшь лейтенант югалып калмый, үз дигәненә ирешә, яшүсмерләрне тәртипкә өйрәтә, акылга утырта. Соңыннан алар, туры юлга бастыруы өчен, остазларына рәхмәт сүзләре дә җиткерә.
Үзенең разведчик булган чагын яхшы хәтерли икән ветеран. Тормыш иптәшенә сөйләгәннәреннән шул мәгълүм булды: аларның отряды 1943 елны "алырга" барган. Бу - Белоруссия фронтында Витебск шәһәрен дошманнан азат иткән вакыт була. Минск юнәлеше буйлап атакага барганда, дошман ут ачып каршы ала һәм аларга чигенергә туры килә. Полк командиры Могтәбәрне үзенә чакыртып ала да, тиз арада "тел" алып кайтырга куша.
Могтәбәр фашистларны күзәтә башлый. Тик алар бу тирәне шулхәтле басып алган, бер каян да керү мөмкинлеге булмый. Нишләргә? "Тел" кирәк бит. Ул күрше авылга, дөресрәге, аннан калган урынга (фашистлар бу авылны көлгә әйләндергән була) килә һәм землянкада яшәүче бер бабайны очрата. Бабай юл күрсәтергә ярдәм итә. Шулай Могтәбәр иптәше Петр белән башта су, аннан сазлык аша дошман тылына үтеп керә һәм "тел" алып кайта. Әсир тәҗрибәле немец офицеры булып чыга. Үзен 20 яшьлек 2 егет алып кайтуын белгәч, "тел" дә гаҗәпкә кала. Ә Могтәбәр бу батырлыгы өчен исемле пистолет белән бүләкләнә.
Җиңү көнен ул Минск шәһәрендә каршылый. Туган якларына ул 1950 елның ноябрь аенда кайта. Бөгелмәдә поезддан төшкәч, якыннарын тизрәк күрү теләге белән, Тимәшкә җәяү генә элдерә. Юлда адашмаска, нефть скважинасы факеллары булыша. Өйдә исә аны исән-имин күргәч, шатлыкның иге-чиге булмый.
1951 елны ул нефть промышленностена эшкә килә. Аннан җылылык челтәрләре предприятиесенә күчә һәм участок начальнигы булып эшли. Булачак тормыш иптәшен нефть промыселында эшләгәндә очрата.
Әнисә апа сөйләвенчә, Могтәбәр абыйның әтисе яшь лаборант кызның уңганлыгын күреп ала: бер кыз чүпне чыгара да сибеп түгә, ә яшь Әнисә чүпне бер урынга гына түгеп, тирә-якны тәртиптә тота икән. Моны күргән Могтәбәр абый булачак тормыш иптәше Әнисә апаны, иң элек, әнә шул сыйфаты өчен үз итә. Аннан яшьләр йөреп китә. Шулай итеп, 3 нче скважинада лаборант булып эшләгән Әгерҗе районы Тирсә авылы кызы Әнисә апа Тимәш авылына килен булып төшкәнен сизми дә кала.
- Бер дә бу төбәктә калырмын, дип уйламаган идем, - ди ул.
Шулай ике йөрәк бергә тибә һәм әкренләп авыр тормыш дилбегәсен икәүләп тарта башлый. Тупырдап торган ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Гөлсинә белән Гөлчәчәк әти-әнисенең горурлыгы, терәге була. Тик, кызганыч, Гөлчәчәк апа күптән түгел генә бакыйлыкка күчә. Ата-ана өчен бала хәсрәтеннән дә авыр кайгы бармы дөньяда?! Әмма, пар күгәрченнәр кебек яшәгән Шакировлар гаиләсе бу сынауны да сабыр гына кабул итә. Үзәкләре никадәр өзелсә дә, бирешми, тормышның ямен табып яшәргә тырыша. Әнисә апа күңелендә ташыган хисләрне моңга куша, җырлап юана.
Шакировлар гаиләсе - башкалар сокланырлык үрнәк гаилә дә, кырыс тормышның тере шаһите дә. Язмам геройларына киләчәктә дә исән-имин, тынычлыкта, якыннарына куаныч булып яшәүләрен телим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: сугыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: