Заман сулышы

Урак комбайннар парадыннан башлана

"Икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга булсын иде", дигән сүзләр комбайннар парадында катнашучы һәркемнең күңелендә һәм телендә яңгырады. 12 июль көнне махсус комиссия комбайннарның уракка әзерлеген тикшерде. Лениногорск районында 85 комбайн бар. Шуның 77се - суктыра торган. Бу көнне биш урында алар "имтихан бирде". Беренче булып үзенең 4 комбайнын "Маркс" җәмгыяте тәкъдим...

Реклама

"Икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга булсын иде", дигән сүзләр комбайннар парадында катнашучы һәркемнең күңелендә һәм телендә яңгырады. 12 июль көнне махсус комиссия комбайннарның уракка әзерлеген тикшерде.


Лениногорск районында 85 комбайн бар. Шуның 77се - суктыра торган. Бу көнне биш урында алар "имтихан бирде". Беренче булып үзенең 4 комбайнын "Маркс" җәмгыяте тәкъдим итте. Биредә комбайнчылар династиясе эшли дисәң, ялгыш булмас. Әхәт Сәхапов комбайнда 18 нче сезон карусыз тырышып эшли. 6 яшеннән үк улы Әсхәтне кул арасына керткән, "VII сыйныфны бетергәч, ярдәмчем буларак алып, бергә эшли башладык",- ди. Хәзер инде Әсхәт үзе - хуҗалыкта уңган-булган комбайнчы. Әнә Әхәт абыйның өч оныгы да бабалары өчен борчылып, бирегә килгәннәр (парад башлануга читкә китеп шым гына утырдылар, чөнки биредә бала-чага урыны түгел, хезмәт куркынычсызлыгын сакларга кирәк). "Яшьтән үк эшкә өйрәнеп, күреп үссеннәр",- ди бабалары оныклары турында. - Хәзер бит комбайнчы булып эшләргә теләк белдерүче юк, яшьләр бу эшкә килми. Әлеге һөнәрнең кадере бетмәсен иде",- ди "Дон-1500" комбайнының хуҗасы. Шулай ук һәр җир кешесен борчыган кебек, икмәкнең сатып алу бәясе арзан булу аның күңелен тырный. Ә хезмәт хакына исә зарланмый, килешү буенча эшлиләр икән. "Җитәкченең рәнҗеткәне юк", - ди. Бу көнне белгечләр комбайнчыларга түләнергә тиешле хезмәт хакын да аңлатты. Ә берничә урында механизаторлар белән әле һаман килешү төзелмәгәнлеге ачыкланды. Моңа бармак аша карау килешми, әлбәттә.
Комбайннарны брезент "келәм" өстенә бастырып, орлыкның коелу-коелмавын, ягъни герметиклыгын тикшереп карадылар. Моның өчен техника аша орлык һәм салам үткәреп сыныйлар. Комиссия белән җитәкчелек итүче ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-механизация бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Фәрит Әхмәтов "корыч ат"ларны энә күзеннән үткәрә, һәр белгечне дә бу эшкә тарта.
"Спартак" хуҗалыгы үзенең бер комбайнын алып килгән.
Ә өчесе әзер түгел икән.
Тик борын төбендә урак торганда, кайчан төзәтергә уйлыйлардыр. Тагын шунысын да әйтеп китәсе килә: Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина парад башланганчы, җитәкчедән дә алда килеп басты. Комбайнның әле алдына, әле артына чыга,үзләренеке өчен алдан борчылып йөри. "Безнең Альмирда - хуҗалыкка былтыр гына кайткан яңа комбайн. Үзе яшь булса да, тырыш егет, IX сыйныфтан авылда калды, "Беларусь" тракторында эшләп алды. Инде менә монда",- ди Нурия Яхиевна. Уңган Альмир Вәлирахмановның "СК-5 "Нива" техникасы тикшерүдә сынатмады.
"Федотовка" хуҗалыгында ике комбайн басып тора иде. Фәрит Әхмәтов төзеклек ягыннан бераз кимчелекләрне әйтеп үтте, ут сүндергечләрнең куллану вакытына игътибар бирү кирәклеген ассызыклады, чөнки берсенең вакыты чыккан иде. Җәмгыятьнең баш икътисадчысы Владимир Трофимов безне, ягъни журналистларны, башкарачак эшләре белән таныштырды. Федотовкалыларның быел 1 мең 243 гектарда урып-җыю эшләрен башкарып чыгасылары бар, бер комбайнга 512 гектар эш күләме туры килә, "Еллык сезонны үтәгән өчен 3 центнер бушлай икмәк бирелә, шуңа өстәп суктырган икмәкнең һәр тоннасы өчен 2 килограмм икмәк алалар", - ди икътисадчы. Әсхәт Сәлахов һәм Тәлгать Мөгаллимов урып-җыюда уллары белән көч куячаклар.
"Сатурн-Урал" җәмгыятенең - дүрт, "Хәбибуллин Ф.З." фермерлык хуҗалыгының бер комбайнын тикшерү аша үткәрделәр. Фәнзәт Зиннәтуллович әйтүенчә, хуҗалыгындагы агрегат 1987 елгы икән, шулай булса да сынатканы юк. Ул комбайн хуҗасы Азат Хәйдәров, аның ярдәмчесе Руслан Исламов турында да яхшы фикердә. Сарабикколларның кайбер "корыч ат"ларын техник яктан төзәтеп бетерәсе бар әле дип тапты комиссия әгъзалары.
Ялтау авылы күршесендәге басуда "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте 17 берәмлек комбайнын тезеп куйган, өчесе ремонтта калган. Беренче булып, Зәет Вәлиевнең техникасы "келәм"гә басты. "Былтыр да шулай беренче булып бастым һәм I урынны яуладым",- ди ул. Зәет абый 5 ел штурвал артында, үзе Яңа Иштирәкнеке. Улы Ленарны да әлеге эшкә җәлеп итә алган. Яшь кенә булса да, әлеге авылдан Илшат Зәйниевне дә мактап телгә алды. Әлеге хуҗалыкның урак өстендә эш күләме зур, ләкин таләпчән җитәкче - Солтан Шәйхуллин белән җиңеп чыгарлар. Бу хакта авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дамир Миңнебаев та әйтеп үтте. Ә җитәкче үзе исә хезмәтчәннәренә өмете зурдан булуын билгеләп үтте.
Шулай ук "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе заманча тугыз комбайнын тезеп куйган. Соңыннан комиссия җитәкчесе Фәрит Әхмәтов әйтеп узганча, әлеге тикшерүләр икмәкне югалтулардан саклап калу өчен уздырыла. "Шулай ук районда комбайннарның әкренләп булса да яңара баруы - уңай күренеш. Еллык хезмәт нәтиҗәсе- комбайнчылар кулында. Бункерда булса, амбарга барып җитә ул",-ди. Гомумән, Лениногорск районын урып-җыюга әзер, дип фатихасын бирде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов та комбайнчыларга уңышлар теләде. Быел да, узган елдагыча, механизаторларга азык-төлек җыелмасы белән пакет тапшырдылар. Хезмәтне саклауга, техника куркынычсызлыгына игътибар аеруча зур булырга тиеш. Бу һәр урында кат-кат искәртелде. Бәла-казасыз башкарып чыгарга булсын инде. Сүз уңаеннан, быелның 6 аенда гына республикада эш урынында 47 кеше һәлак булган.
Соңыннан комиссия әгъзалары фикер алышкач, I урынны "Маркс" җәмгыяте алуы билгеле булды. "Хәбибуллин Ф.З" фермерлык хуҗалыгы II урынга лаек дип табылды. Быел район игенчеләре 35 мең гектардан артык мәйданда урак эшләрен башкарып чыгачаклар. Шундый кызу көннәрдә эшләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, диясе килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: