Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Урмышлы кызы Президент белән очрашкан

Яңа ел алдыннан информатика укытучысы Эльвира Наил кызы Хисамова яңалыклар сәгатендә Жэка уены белән таныштырды. Ул - торак коммуналь хуҗалыкны алып барганда экономия кагыйдәләренә өйрәтүче заманча интернет - уен. Миндә ул зур кызыксыну уятты, мавыгып киттем. Аның барышында домовенок фатир хуҗаларына (әти,әни, малай, кыз) экономияләргә булыша. Яңа энергия саклаучы электрон...

Яңа ел алдыннан информатика укытучысы Эльвира Наил кызы Хисамова яңалыклар сәгатендә Жэка уены белән таныштырды.


Ул - торак коммуналь хуҗалыкны алып барганда экономия кагыйдәләренә өйрәтүче заманча интернет - уен. Миндә ул зур кызыксыну уятты, мавыгып киттем. Аның барышында домовенок фатир хуҗаларына (әти,әни, малай, кыз) экономияләргә булыша. Яңа энергия саклаучы электрон приборлар сатып ала, лампочка, розеткаларны алмаштыра, кабынып калган утларны сүндерә, су кранын, суыткыч ишеген яба, викторина сорауларына җавап биреп, биремнәр үтәп берничә дәрәҗә үтә. Күңелемне биреп уйнавым мине җиңүгә китерде.
Бу хакта хәбәр килгәч, ничек куанганымны белсәгез! Бүләкләү тантанасына мине Казанга чакырдылар. Димәк, Президент белән очрашачакмын, бу минем өчен зур горурлык иде.
Казанга кечкенә генә имтихан үттем. Министрлыктагы абыйларга уенны аңлаттым, уйнарга өйрәттем. Президент Рөстәм Миңнеханов кул биреп мине котлады, шатлыгымнан канатлар үскәндәй булды.
- Ун елдан соң депутат була бу кыз. Унберенче сыйныфны бетергәч, Казанга кил, кая укырга керергә үзебез тәкъдим итәрбез, - дип куандырды.
"Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды"ның күзәтү советы рәисе Сергей Степашин кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бик акыллы кыз, дип мактадылар.
Очрашу бик күңелле үтте. Минем өчен бу - бик зур дәрәҗә. Информатика укытучыбызга һәм Жэка уенын оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Хәзер мин шуны аңладым: көккүреш приборларыннан дөрес файдалана белсәң, бик күп экономияләп була икән. Бу вакыйга минем хәтеремдә мәңге уелмаслык хәтирә булып калды.
Гөлназ Шәйхулова, Урмышлы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы
Фотода С. Степашин белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев