Заман сулышы

Ярасы тәндә дә, күңелдә дә

Ил тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы узганга инде 67 ел. Ватан азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелгән көрәшчеләр - бүген чал чәчле ветераннар. Тик аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Шуның өчен дә һәр оешма-предприяие арабызда калган үз ветераннарына кадер-хөрмәтне кызганмый. "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсендә сугыш ветераны берәү. Ә "Газпром Трансгаз Казань"...

Реклама

Ил тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы узганга инде 67 ел. Ватан азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелгән көрәшчеләр - бүген чал чәчле ветераннар. Тик аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Шуның өчен дә һәр оешма-предприяие арабызда калган үз ветераннарына кадер-хөрмәтне кызганмый.


"Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсендә сугыш ветераны берәү. Ә "Газпром Трансгаз Казань" җәмгыятендә унсигезәү. Ул - Бөек Ватан сугышының I һәм II дәрәҗә орден кавалеры, "Кызыл йолдыз" ордены, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен" медале белән бүләкләнгән Андрей Константинович Курушкин.
Бәйрәм алдыннан "Лениногорскгаз" идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Сергей Абражеев җитәкчелегендә, без, журналистлар сугышның тере шаһите янына бардык. Ул безне орден-медальләрен таккан килеш каршы алды. Кызы Любовь Андреевна әтисенең фотосурәтләрен алыпп, сугыштагы күрсәткән батырлыклары турында горурланып сөйләде.
Андрей Курушкин тумышы белән Новосибирск өлкәсеннән. Башлангыч класс белеме белән яшүсмер Свердловск өлкәсе Красноуральск шәһәрендә бакыр эретә торган заводта эшли, тормыш авырлыгын бик яшьли татырга туры килә аңа.
-Әти-әниләр, күчмә халык кебек, яшәү урынын еш алыштырса да, уңайлы тормыш тәтемәде безгә, - дип искә алды Андрей Константинович. Бөек Ватан сугышы турында сорашкач, авырлык белән булса да хатирәләре белән бүлеште. Мондый авыр көннәрне онытып булмый шул. Җитмәсә, 21 яшьлек Армия сафларына алынган егетне, 1942 елны иптәшләре белән бергә, хәрби эшелонга төяп, Көнбатышка спорт ярышына озаталар. Тик яшьләр бернинди дә спорт ярышына түгел, ә үлемгә илтүләрен сизенә, аңлый һәм моны Ватан алдындагы бурыч дип, сабыр гына кабул итә. Артиллерист Андрей Курушкин Беренче Белоруссия фронтына эләгә. Монда ул 125 нче пушкалы артиллерия полкы составында фашистларга каршы көрәшә. Үзе бу турыда болай ди:
- Белоруссия фронтында Украина, Польша җирләре өчен көрәшергә туры килде. Фашистлар шул хәтле кырыс иде, беркемне аямады, ерткычларча юлларындагы бар нәрсәне көлгә әйләндереп барды. Польша башкаласы Варшава өчен атакага күтәрелгәндә, бу соңгы бәрелеш булыр дип уйламаган идем. 1945 елның 13 гыйнварында Балтикадан алып Карпатка кадәр фронт яңа көч - совет гаскәрләре белән тулды. Бу соңгы чиккә җитеп көрәшүчеләр күңеленә өмет бирде, җиңүгә дәрт уятты. Һәм без гыйнвар урталарында Беренче Белоруссия фронтының 125 нче пушкалы артиллерия полкы "Висла" елгасы янында фашистларны тар-мар итүгә көчебезне кызганмадык. Бәрелеш барган көннәрнең берсендә полкны тиз генә җыйдылар да, Жуков безгә дошманны утка тотарга дигән әмер бирде. Чөнки бездәге корал бик куәтле, 112, 130 миллиметрлы пушканы 5 солдат, командир, наводчик һәм башкалар карый иде, - дип искә алды ветеран.
Варшава фашистлардан азат ителгәч, Мәскәүдә 324 сугыш коралыннан 24 тапкыр залп бирелә. Аны дошманнан "чистарту" вакытында меңләп совет гаскәре Ватан өчен гомере белән түли. Ә Андрей Курушкинга туган ягына исән-сау әйләнеп кайту насыйп була.
1945 елның февраль аенда залп биргән вакытта аның ике аягы да берьюлы җәрәхәтләнә һәм ул аңын югалта. Аңына килгәндә, атлы санитар кыр госпиталенә алып бара торган була. Тик госпитальгә барып җиткәнче аңа тагын дошман пулясы белән очрашырга туры килә. Немец самолеты аларга ут ача, санитар качып өлгерә. Авыруларга исә үлем белән көрәшүдән тыш, баш өстеннән зеңгелдәп очкан пуля, туплар гөрселдәвен тыңлап, күреп ятырга туры килә. Ходай саклагандыр, күрәсең, алар исән кала. Санитар аларны эшелонга утыртып, госпитальгә җибәрә. Тик кайсы гына госпитальгә илтсәләр дә, урын булмый. Бөтенесе яралылар белән тулган. Нәтиҗәдә, ул Харьков госпиталенә озатыла. Монда хәрби хирург аңа аягын кисү кирәклеген әйтә. Тик Андрей Константинович риза булмый. Озак дәваланганнан соң яшь организм үзенекен итә: ветеран терелеп үз аякларында исән-сау Свердловск өлкәсенә кайтып, Ирина Ивановна белән тормыш корып җибәрә. Фронтта бергә сугышкан иптәше белән хатлар алыша. Ул исә Лениногорск төбәгеннән була. Аның чакыруы белән нефтьчеләр шәһәренә кайта һәм шунда төпләнеп кала. Эшкә "Лениногорскгаз" идарәсенә урнаша. Авария-диспетчерлык хезмәтендә 17 ел көч куеп, лаеклы ялга чыга. Ветеранны эштә дә, пенсиягә чыккач та идарә җитәкчелеге онытмый, һәрвакыт олылап тора, бер бәйрәмнән дә калдырмый, өй тирәсендә кирәкле ярдәмне күрсәтә. Быел исә "Газпром Трансгаз Казань" җәмгыяте генераль директоры Р.Кантюков боерыгы белән бәйрәм уңаеннан, Андрей Курушкинга 12 мең күләмендә премия бирелгән. Андрей Курушкин бүген дә исән-сау, тормыштан тәм табып, "Дөньялар тыныч булсын", дигән теләк белән яши. Тик сугыш дигән сүзне ишеткән саен, күзе генә яшь белән тула.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ќићњ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: