Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

"Заман сулышы" конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды (фотолар)

Бүген "Көзге муллык" бәйгесендә җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырдык. Беренче урын алган Гөлфия апа Мифтахова Зеленая Роща мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шулай ук "мәктәп бакчасы хуҗасы" да икән ул. Укучылар һәм укытучылар коллективы үстергән уңышны тотып, фотога төшеп җибәргән. Айгөл Хәева - хуҗабика, кечкенә кызлары...

Бүген "Көзге муллык" бәйгесендә җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырдык.

Беренче урын алган Гөлфия апа Мифтахова Зеленая Роща мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шулай ук "мәктәп бакчасы хуҗасы" да икән ул. Укучылар һәм укытучылар коллективы үстергән уңышны тотып, фотога төшеп җибәргән.
Айгөл Хәева - хуҗабика, кечкенә кызлары белән әлегә дикрет ялында утыра. Ул конкурска үз бакчаларыннан җыйган слива уңышы янында төшкән фотосын җибәргән иде.
- Быел сливабыз исәпсез-хисапсыз булды, бик күп итеп туганнарга, дусларга, танышларга тараттык, ди, Айгөл конкурста икенче урын алды.
Җиңүчеләргә Диплом һәм сертификатлар тапшырдык.
Ә өченче урын алган Урмышлы авылында яшәүче Өлфәт Абдуллинны редакциядә көтеп калабыз.
Бәйгедә катнашкан һәр кешегә рәхмәтбезне белдерәбез.
Ә иртәгәдән яңа бәйге старт ала - бу турыда сайттан карарга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев