"Заман сулышы" журналисты полиция хезмәткәре булып эшләп кайтты (фотолар)
Күптән түгел Лениногорск эчке эшләр бүлеге, "Журналист һөнәр алыштыра" республика акциясе кысаларында, полиция хезмәткәре "тиресен киеп карарга" тәкъдим итте. Эчке эшләр бүлегенә иртәнге 9нчы яртыга килергә куштылар. Бу вакытта аларның көн дә була торган иртәнге планеркалары тәмамлана икән. Килгәч кулыма махсус форма тоттырдылар: куе зәңгәр төстә күлмәк һәм муенга куярга...
Күптән түгел Лениногорск эчке эшләр бүлеге, "Журналист һөнәр алыштыра" республика акциясе кысаларында, полиция хезмәткәре "тиресен киеп карарга" тәкъдим итте.
Эчке эшләр бүлегенә иртәнге 9нчы яртыга килергә куштылар. Бу вакытта аларның көн дә була торган иртәнге планеркалары тәмамлана икән. Килгәч кулыма махсус форма тоттырдылар: куе зәңгәр төстә күлмәк һәм муенга куярга җете кызыл төстә кечкенә шарф. Анысын матур итеп бәйләп тә бирделәр. Майор погоны тагылган форманы киеп, эчке эшләр бүлеге коридорыннан тек-тек итеп узу бер горурлык хисе дә уятты әле, әйтерсең, чыннан да, майор булдым.
Ул көнне полициядә төрле өлкәдә сынап карарга мөмкинлек бирделәр, эшчәнлекләренең бар нечкәлегенә төшендерергә тырыштылар. Эксперт-криминал
Полиция булып эшләп караган соңгы урын - бүлекнең дежур часте иде. Биредә ул көнне өлкән оператив дежурный Айрат Шәмсиев иде, компьютерда оператив дежур Лилия Гомәрова, тагын ярдәмче Ләйсән Кәримова иде (ул кичтән килә икән, аны күрә алмадым). Шулай ук җитәкчелектән дә җаваплы кеше була икән, уголовный розыск бүлеге начальнигы Илдар Хөсәеновның сменасы икән. Кизү торучылар тәүлек буе биредә торалар. Иртәнге сигездән сменаны кабул итеп алып, икенче көннең иртәсендә тапшыралар. Халыктан килгән шалтырату, хәбәрләрне кабул итеп, башта журналга теркәргә, аннары компьютерга кертергә кирәк, ә аннан турыдан-туры Казанга тапшырыла икән. Көненә 50ләп, сирәк очракта 30лап хәбәр теркәлә икән, җомга, шимбә көннәрендә күп була, диделәр.
Розалия Мостафина
Язманың тулы вариантын "Заман сулышы"ның 25 ноябрь санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев