Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

Акча бездә...юк!

Бурычка акча биреп тор әле дисеңме?! Юк шул, үземә дә юк әле монда. Акча янчыгымда җилләр уйный, финансларым үкереп серенада җырлый шул, ахирәткәем! Акча юк дияргә ярамый, дисеңме? Соң алайса бар ул миндә, бар.

Бәгырь кисәкләрем банкта яталар.  Ни бит,  кайсы банкта икәнен  генә искә төшерә алмый изапланам. Кошелегым нинди? Төсен бик белеп сайларга кирәк дисеңме? И җаныкаем,  кызылын сайларга икәнен син әйтмәсәң дә яхшы  беләм. Янчыгым да шәпски! Алай булмас иде дә,  ярты получкама алган идем шул мин аны: үзе җете кызыл, үзе зур. Шунда килсәләр, акчаларны әйтүем, иркендә генә яшәрләр иде дә бит... Бер җүләре  акчагызны балга  манып, аны рәт-рәт кошелекка салыгыз дип язган. Имеш, акчалар балга кунган чебен кебек гел килеп кенә торачак икән. Озак  уйлап тормадым,  хезмәт хакы алгач ук, бар булганын яңа гына аерткан балга манып, купшы  янчыгыма салдым. Баедыңмы диясеңдер инде. Көт тә тор, җәфадан башкасы булмады. Шундый матур акча янчыгымны әрәм иттем, акчаларым да харап була язды. Кошелегымның йозагы юньләп ни бикләнми, ни ачылмый,  ә  акчага бөтенләй тотыныр хәл юк, кулга ябыша. Аларны түләргә дип сузгач,  кибетче белән талашуымны әле дә оныта алмыйм.  Шикәрле акчаларымны алырга теләмичә җан талашты. Баерга телә, акча гөле дә утыртып карадым. Берсе миңа, әллә уйнап, әллә чынлап  гөл төбенә тимер акчаларны җәлләмичә сал, диде. Булдыралган  кадәр  күбрәк салсаң,  шуның кадәр череп баерсың, дигән иде. Баеды ди, пычагым. Универсиада уңаеннан  җыйган унлыкларымны әле дә кызганам. Мин югыйсә,  аларны берәмтекләп, төрлесеннән,  бер тәңкәлек итеп җыйган идем.  Шунда ышанып  ялтырап торган  тимеркәйләремне үз кулларым белән  туфракка күмдем бит ахмак. Әле гөлне уратып кызыл тасма да бәйләдем. Аның бер генә дә ярдәме тимәде: хезмәт хакым артмады гына түгел, вакытында түләми дә башладылар. Ә йокы бүлмәсендә люстрада кызыл тасманың нигә эленеп торганын беләсеңме соң? Син андый-мондый нәрсә уйлый күрмә, дустым. Алла сакласын, акчага тилмерсәм дә, яшәүдән туймаган әле, бауга менәргә исәп юк. Аны ярты ел элек әлеге дә баягы баерга теләп кенә элгән идем. Инде бер ел тора шунда, әмма матди яктан бернинди уңай үзгәреш сизелми әле. Ишектән кергән мәлгә бака утыра иде, хәтерлисеңдер.  Нинди бака булсын инде,  тәңкәләр өстендә утырган  килбәтсез сурәтне әйтәм.   Вәт шул баканы, китапта язылганч, авызы белән ишеккә каратып куйган идем. Бер ел тузанга батып утырды, ә акча барыбер  үрчемәде. Күрше кергәч:
- Зрәгә моны саклыйсың ялгызын гына. Ул  парлы булганда гына файда китерә, - дигәч, эчне пошырып тормасын әле дип, чүплеккә күптән түгел генә чыгарып аттым. Ашый торган өстәлебездәге эскәтер астында да мул тормышка өметләнеп һәрвакыт мең тәңкәлек кәгазь акча тотам. Бөтенләй акчасыз калганда, ипилек-тозлык ярап куя тагын. Чәйне дә тынычлап эчә алмыйм бит, күбекләр йөзгәнен күрсәм, тизрәк чәчемә сөртәм. Җанкисәгем, бөтенләй заваркага коенсаң да, булмагач булмый икән ул. Кайсы бүлмәгә кермә, бөтен җирдә акчага приманкам бар, тик “корбан”ы гына каһәр эләкми. Әле быел кызыл әтәч елы хөрмәтенә ишектән кергән уңайга  келәмне дә яңарттым. Фэн-шуй буенча кычкырып тора торганын, янып тора торган кызыл төслесен алдым. Кыштан бирле шуның нәтиҗәсен көтәм, тик әле алга китеш юк,  Шайтан алгыры, әллә дөрес эшләмим, әллә акчалар мине бер дә якын итми. Өйгә керергә бик ашыкмыйлар, нишләптер,  гел чыгып китү ягын гына карыйлар. Акча хөкүмәт шикелле инде, бирәм дигәндә, саранланып-сырпаланып  кына килә, ә алырга дигәндә биш куллап, мә пожалыста! Хезмәт хакы алгач т, аны  кимендә ике-өч көн янчыкта сакларга дисеңме? Анысын кайсы тилесе уйлап чыгарган, йә ул кеше бөтенләй дә безнең илдә яшәмидер. Көләсең, чту ли? Кайдан килсен безгә андый бәхет? Бу айда йөрәк майларым бөтенләй дә акча янчыгыма барып җитә алмадылар. Еласаң ела, көлсәң көл, ай буена тир түгеп эшләгәнем ут-су, газ-һава өчен  түләргә дә җитмәде, өстәвенә бурычлы да булып калдым. Нихәтле түләгәнемне әйтмәвем хәерлерәк, йә кан басымың күтәрелер. Даруханәгә дә барасым килеп тормый, андагы бәяләрне үзең чамалыйсың, ай-яй каты тешлиләр. Базарга чыкмаганыма да биш былтыр. Әйберләргә музейда караган кебек вакыт уздырып йөримме соң инде? Әле ишеттеңме соң, тагын пенсия арта икән бит. И, мескенкәйләр, пенсионерларны кызганам, акчаларын кайларга гына тотып бетерерләр икән инде... Кеше акчасына кызыкма, аларныкын  санама дисеңме? Юк, санамыйм,  акча минем үземдә дә биһисап, тик әлегә банкта гына. Ләкин, каһәр төшкере, кайсысында икәнен генә хәтерләмим шул. Әллә  банкта яндылар инде...

 


фотолар: https://pixabay.com/ru/photos/

автор: Зилә Мөдәррисова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев