Заман сулышы

Кайтасың килсә, җаен табасың икән

Нәфисәгә бу арада Самарага шәһәренә еш барып йөрергә туры килде. Алдынгылар рәтендә барган чая, үз эшен яхшы белгән ханымны өстәмә курсларга да, берәр төрле бәйге-конкурсларда катнашырга кеше кирәк булса да, беренчеләрдән булып гел аны җибәрү ягын карыйлар иде.

Хирургия бүлендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Нәфисә  бу юлы өч көнлек квалификация үстерү курсларында булды.  Шундый алҗыкты ул. Кирәк бит,  кайтып җитмәс борын,  аны иртүк дежурствога да куйганнар икән. Димәк, бүген аңа кичекмәстән кич белән  өйдә булырга кирәк. Бу юлы әллә ничек җайсызрак килеп чыкты, имтиханны да соңрак башладылар, тест яздырып та вакытны суздылар. Шуңа да,  Нәфисә кайтыр юлына алданрак билет чыгып ала алмады. Районнарына кайта торган бердәнбер  автобуска да соңга кала түгелме?!
  Шундый уйлар белән автовокзалга тирләп-пешеп, аһ-вах килеп җитте җитүен... Тик, я, Ходай,  ни хикмәт бу? һич басар урын юк, умарта күче диярсең, касса тирәсен  кешеләр сырып алган.  Билет артыннан бассаң да,  чират җитүе икеле. Җитмәсә, вакыт та тар.  Аннан  билет буласына бу хәтле халык белән, билгеле, бер  тамчы да өмет юк. Тик Нәфисәгә  кайтмыйча калырга  ярамый, урыслар әйтмешли, “кровь из носа”, иртәгә  эштә булырга. И,  Ходай,  Самара- Ундалы дип язылган автобус та килеп басты! Нишләргә? Ничек кенә  билет юнәлтергә? Мескен хатын  күпме генә ертык кесәсен актарса да, билет таба алмады. Һе, булмаган билетны  ничек табасың инде? Кулына  төшерә алмыйча калды, соңрак  килде шул. Эх, терсәк тә якын, тик тешләп кенә булмый! Нәфисә кесәсен актара торгач,  тәки нәрсәдер  язылган  кәгазь кисәге тартып чыгарды бит. Баксаң, таушалып беткән кәгазь кисәгендә аның өй адресы язылган икән. И, рәхмәт төшкере, шунда Нәфисәнең  башына бер шәп уй килде. Учына адресын ныклап кысып  тотты, чәчләрен тузгытты, сәдәфләрен ычкындырды да, басып торучы халыкны этә-төртә җәһәт кенә  автобуска кереп утырды.  Менә барлык кешеләр  дә бер-бер артлы үз урыннарына кереп  урнашты.  Барысы да тыныч кына билет тикшерүче ханымны көтә башлады. Нәфисә – куян,  беренче рәттәге бер  урынга кысылып барып утырды. 
Билетлар тикшерүче ханым Нәфисә янына килеп, әлбәттә,  билетын күрсәтүен сорады. Тегесе исә  күзләрен зур итеп ачты да,  язуы да күренми торган,  теткәләнеп беткән кәгазен сузды.
-    Нәрсә сузасың миңа? Давай, билетыңны күрсәт!- дип акырды контролер хатын.
Ә Нәфисә берни аңламагандай тагын  теге  кәгазен күрсәтте.
-    Бу нәрсә дип сорыйм синнән? Билет кирәк миңа, - дип тагы  да яманрак кычкыра башлады.
Нәфисә исә башын боргалый-боргалый һаман кулындагы кәгазен сузды.
-    Билетың  юк икән, марш, төш автобустан! – дип куа башлады ачуы кабарган контролер. Ә аннан билетсыз икәнлеген абайлагач: - Ә юкмыни, җанкисәгем?!  Бар ычкын, тоткарлама, - дип дулый башлады.
Нәфисә автобустан төшәргә уйлап та карамады. Аякларын терәп, тиле кеше сыман тыпырчына,төшмим, дип башын кагарга тотынды.Тагын да катырак кулллары белән урындыкка ябышуын күреп, араларыннан берсе:
-    Бу акылга зәгыйфь хатын белән, зинһар,  булышмагыз!  Барсын әйдә, - диде. Икенчесе аның сүзен күәтләп:
-    Ул да бит Аллаһы бәндәсе, язмыш тарафыннан болай да җитәрлек кыерсытылган, кайтсын,  - диде.
Өченчесе дә: “Безгә ни файдасы, ни зыяны дигәндәй,  барсын шунда кысылып”, - дигәч, контролер хатын бераз йомшара төшеп, Нәфисәдән:
-    Билетың юк, анысы аңлашылды. Ә юлга акчаң бармы соң?- дип сорады. Бу бәндә болай гына аңламас дип, Нәфисәнең борын төбендә үзенең  баш һәм имән бармагын шудыртып да күрсәтте контролер. Нәфисә башын кагып, тизрәк  билетка дип әзерләгән кәгазь акчасын сузды. Юл бәясен алгач, тикшерүче хатынның кәефе бераз күтәрелде.  Автобус йөртүче  шофер егет янына килеп тормыйча, бөтен автобуска ишетелерлек итеп:
-    Бу җүләрне Ундалыга хәтле алып кайтырсың инде, кәгазендә шулай язылган. Билет хакы түләнгән, - диде дә саубуллашып та тормыйча, автобустан төшеп китте.
Утыз чакрымнар  Нәфисә дәшми-тынмый урындык очында гына эләгеп барды. Аннан бер ханым төшкәч, аның урынына ипләп кенә барып утырды. Янында утырган  кыз татар булып чыкты. Онытылып китеп,  Нәфисә  юлдашы белән ничек сөйләшеп китүен үзе дә сизми калды. Автобустагылар аның хәйләсен тиз аңлап алды.Тагын бәхәс купты.
Араларыннан берсе: “Смотри-ка она всех обдурила”, - диде. Икенчесе: “Вәт әртист!” - дип тел шартлатты.  Өченчеләре: “Как не стыдно”,- дип  сүгә башлады.
 Нәфисә югалып калмады:
-    Какая она Абдулла? Никая она Абдулла,  вообще-то это девушка, матур кыз, - диде. 
Халык аңа бер карап көлде дә, шуның белән Нәфисәнең барлыгын оныттылар. Ә менә шофер Нәфисәне очраткан саен: “Билетың бармы, әллә тагын берәр хәйлә уйлап табарсыңмы?” - дип сорый иде.
Нишлисең, дөньясы шул, хәйләсез дөнья файдасыз...

Зилә Мөдәррисова

Фото: https://pixabay.com/ru/

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: