Заман сулышы

Ачы рәнҗеш еллар үткәч тә онытылмый икән

Көзге көн – көзге көн инде ул. Кояш караганда җылы кебек тоелса да, җиле үзәкләргә үтә, җанны телгәли. 1943 елның ноябрь башы... Көндезен юл үтә пычрак, ә төнгә туңдырып җибәрә. Болай да йөрергә авыр юлдан караңгыда һич кенә дә барырлык түгеп.

Әнә шул аяк атламаслык юл буйлап, бәләкәй арба тартып өч кеше бара. Бераз баралар да, туктыйлар. Бармый да булмый – башка чара юк. Өйдә калганнар өчен алар бит бердәнбер өмет. Ә ерак сәфәрнең бердәнбер һәм төп нияте– йөктәге чабаталарны азык-төлеккә алмашу...
 
Чакмагыш районының Тайняш авылында кунып, җир җебегәнче дип, алар иртәнге караңгыдан ук кабат юлга чыгалар. Күтәртелгән олы юл булуга карамастан, көзге туңда арба бер чокырдан икенче­сенә бик авыр хәрәкәтләнә.
 
Авыл күздән югалып, бераз баргач, алдагы томан арасыннан карачкыдай бер шәүлә килеп чыкты. Яңа гына таң сызылып, яктырырга да өлгермәгән бу эңгердә шәүлә җайдакка әверелә: кап-кара айгыр да, аңа атланган күн итекле, күннән киенгән бу пәһ­левандай ир дә әллә нинди куркыныч, әкияттә генә була торган явыз зат булып тоела. Тир белән капланган атның елкылдаган сыны, елан кебек боргаланып торган камчының һавада уйнавы әлеге караңгылыкта җай­дакны тагын да ныграк куркыныч итеп күрсәтә иде.
 
– Тр-ррр!
Кысып тоткан йөгәннең тартылуыннан ат кинәт кенә туктады да, бер урында уйнаклап, тыныч­лана алмый бераз биеп торды.
– Нәрсә төядегез? Нәрсә урладыгыз? – дип, күк күкрәгәндәй, җаннарны тетрәндереп, таң тынлыгын бозды кырыс тавыш.
– Чабата...
 
Унбер яше әле яңа тулган малай каушап, куркып булса да, 20 яшьләр тирәсендәге апасы һәм үзеннән бер яшькә кече сеңлесен үзенең ябык гәүдәсе белән җайдактан аерып, җавап бирде. Ул бит ир затыннан. Димәк, җа­ваплылык та аңарда. Апасы белән сеңлесен яклау– аның өчен хокук та, бурыч та.
– Каян алдыгыз?
– Үзебез үрдек...
– Ә юкәсе? Юкәне каян алдыгыз?
– Урманнан...
– Тә-әк... Урлагансыз, димәк. Значит, сез дәүләт милкен урлагансыз. Борылыгыз! Киттек сельсоветка! Хәзер опись ясап, оформить итәбез.
– Син бит Тайняшныкы түгел! Кем син? Безне туктатырга ни хакың бар?
– Ах син, эт баласы! Хәзер укытам мин синең арт сабагыңны. Тукта! Тукта димен, кил монда!
 
Ачуыннан төкрекләре чәчрәгән җайдак елан кебек кап-кара каеш камчысын чаж-чож итеп селти башлауга, аның елкылдап торган аты арт аякларына басып, кеш­нәп, аны тагы да куркынычрак, явызрак итеп күрсәтте. Я Ходай... Ничек, ни намус белән шундый пәһлевандай ир бот буе балага камчы күтәрә?! Мин башка буын кешесе булсам да, шул бала­ларның чырылдап кычкырган тавышлары колагыма ишетелгәндәй була, аларның бәләкәй арба артына качарга тырышуы күз алдымнан үтә.) Ә ат өстендәге кеше һаман, һаман камчысын болгый...
 
– Тә-әәк, юкә караклары. Хәзер үк икешәр пар чабата бирегез әле монда! И-и-и... сыпыртыгыз! Эзегез дә булмасын!
– Син безне таламакчы була­сыңмы! Юк сиңа чабата! Безнең әтиләр сугышта кан койганда, син монда безгә чыбыркы бол­гый­сың, явыз! Мин иртәгә үк районга барам, үзең дә сугыш утын без­нең әтиләр белән бергә таты! – дип, бар кыюлыгын җыеп, каршы төште үсмер.
– Тый телең­не, эт баласы! Тагы өстим хәзер арт ягыңа! Давай чабаталарыңны!
– Бирмим! Алар бит икмәк өчен. Энеләребез ачка үлә! Бирмим, бир-мим-ммм...
 
Кабат-кабат камчы сызгырып үтте. Үзәк өзгеч тавыш дөньяны телгәли. Җайдак, көч белән бәләкәй арбадан ике пар чабатаны тартып ала да, аты-юлы белән сүгенеп, кабат камчысын болгый...
– Алма! Алма! Кире бир, зинһар! Бир...
 
Күз яшьләренә буылып, үксеп елый-елый артыннан йөгерсә дә, ничек итеп бала кешесе шундый явызлыкка каршы тора алсын инде...
Ара ерагая. Атлы иртәнге эңгергә кереп югала, тояк тавышлары гына әледән-әле һаман ишетелеп ала.
Ишетәсезме?
Ул тояк тавышлары әле кайтаваз булып гасырлар аша да яңгырап торачак.
 
Ул елларның үсмер балалары инде күптән сиксәннең теге ягында. Сафлар да сирәгәя бара. Алар белән бергә хәтердә сакланган авыр яралар да әкренләп җуела кебек. Тик барыбер ахырынача онытылмый. Онытылмаячак. Хакыбыз юк онытырга.
 
...Сугыш елларында әлеге Андреевка – Бүздәк юлы аша Иске Дөмәй авылындагы тегермәнгә юкә чабата төялгән “уф алла” арбасын тартып барган баланың да инде чәчләренә күптән чал төшкән. Ул – Чакмагыш районы Каратал авылында яшәүче Әүхәт Тимерхан улы.
 
Минем мәрхүм әтием дә аның яшьтәше иде. Сезнең чор кешеләренең фидакарь хезмәте каршында мин баш иям. Сезнең түземлек, тырышлык, омтылыш, өмет – безнең өчен һәрчак маяк та, үрнәк тә.+
 
Вакыйга картәнием Хәбибә (чыгышы белән Бишкурай авылыннан, Баязитовлар нәсе­леннән) миңа балачагымда сөйләгәннәргә таянып язылды. Әүхәт абыйның канга баткан аркасын юып, яраларын чистартып минем карт­әнием бәйләгән булган да инде...


Илгиз Әхмәтов.
Илеш районы, Дөмәй авылы.
Кызыл таң

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: