Алдап буламыни әниләрне? (БУЛГАН ХӘЛ)
Динә көнозын дәрестә йоклап утырды. Укытучыларын әйт тагын, сөйләшеп куйганнар диярсең, бертуктаусыз кисәтү ясап, юк-бар сораулары белән аның теңкәсенә тиделәр. Тарих укытучысы: “Китабын кайда, нигә алып килмәдең?” - дип бәйләнсә, биология укытучысына ашыгыч рәвештә Динәнең көндәлеге кирәк булды. Аның бүген китаплары, көндәлеге, хәтта күзлеге дә юк. Дуслары, таркаулыгыннан көлеп: “Йокы чүлмәге, нәрсә булды сиңа бүген?” – диделәр. Ул үз хәлен үзе генә белә шул...
Динә мәктәп директорының үзәккә эшләр белән китүен белгәч, эчем авырта диеп алдалап, өенә шылды. Кайткач, мәктәп формасын да салып тормый, тизрәк йокларга ятты.
Татлы йокысын сәгать көндезге өчтә бүлделәр. Әнисе инде эштән кайткан, аш бүлмәсендә токмач кисеп маташа. Кулына иске фуфайка тотып, әтисе өйгә атылып керде дә:
- Нәрсә бу? – дип кычкырды.
- Нәрсә булсын, фуфайка!- диде әнисе сабыр гына.
- Күзем чыкмаган, фуфайка икәнен мин үзем дә яхшы күрәм! Ә нишли ул мунчада?
- Мунчада?- диде, әнисе ни әйтергә дә белмичә
- Әйе шул, мунчадан табып кердем. Төнлә анда кунганнар, аңлыйсыңмы?
- Бәрәкалла, кемнәр йөрде икән?- диде ана кеше борчылып.
- Вәт анысын белмим. Исем-фамилияләрен язып калдырмаганнар.
- Моннан соң бикләп йөрисе булыр.Әлегә кулым камырлы, әтисе, син үзең кара инде!
- Ярар, хәл итәрбез. Динә кайда?
- Йоклый бугай.
- Нишләп әле ул көпә-көндез йокы симертеп ята?! Марш, торгыз үзен! Хәзер ат артыннан китәм, бәрәңге утыртып алырбыз, - диде дә, ата кеше тыз-быз чыгып та китте.
Динәнең йомшак урыныннан һич кенә дә торасы килмичә: “Тапканнар бит вакытын бәрәңге утыртырга!” – дип, җенләнә-җенләнә бакчага чыкты. Аның үтереп йоклыйсы килә иде. Йокы чирен бәрәңге тулы авыр чиләк тә, язгы саф һава да баса алмады. Кызының аягүрә йоклап йөргәнен күзәтеп торган әнисе түзмәде: "Кара әле, кызым! Нәрсә булды соң сиңа?" - дип сорады. “Берни дә булмады, ял итеп кенә утырам” - диде ул дорфа гына.
Бәрәңге чәчеп бетергәч, хатын-кызлар тизрәк аш-су әзерләргә кереште.
- Динә, әйт әле дөресен, син кундыңмы мунчада?- диде ана кеше баласының күзләренә карап.
Динә эндәшмәде, күзләрен әнисенең үткен карашын яшерергә тырышты.
- Балакаем, зинһар, алдама, дөресен әйт. Мин бит барысын да беләм: дәрестә ничек утырганыңны да, укулар беткәнче үк өйгә кайтып киткәнеңне дә...
- Әйе, бүген төнлә мунчада мин кундым, - диде Динә ишетелер-ишетелмәс кенә.
- Өйгә ничәдә кайттың?
- Белмим, соң иде инде
- Ә нигә өйгә кермәдең?
- Дус кызымны сатасым килмәде. Барыгыз да йоклый идегез бит, борчыйсым килмәде. Әни, ачуланырсың дип тә курыктым.
Әнисенең күңелеле сизенгәндәй, ул көнне кызын сыйныфташына кунарга җибәрәсе килмәгән иде шул. Румиянең әнисе хастаханәдә ята, ә әтисе исерек. Иптәш кызының ялгызы гына әтисе янында кунасы килмәгәнгә дәшкән иде ул аны. Кызлар кич белән урамга чыгып, ошатып йөргән егетләре белән парлашып икесе ике якка китте.
Сәгать унбердә Румия яши торган йортның капкасы янында очрашырга сүз куештылар. Динә дусты Рәмил белән җитәкләшеп, берничә кат урам буйладылар да, сөйләшенгән урында дус кызын көттеләр. Вакыт унберне күрсәтсә дә, сыйныфташы күренмәде. Сәгать теле берне, икене күрсәтте, ә Румия һаман кайтырга ашыкмады.
- Динә, әйдә кайтыйк инде. Синең иртәгә укырга барасың да бар. Ә минем берничә сәгатьтән ерак юлга кузгаласы, - диде Рәмил кызны кайтырга үгетләп.
- Ярый, син кайт инде алай булгач, хәерле юл ! Ә мин калам. Көтәм әле...
- Җүләрләнмә! Әйдә, өеңә озатам. Румияне таңга кадәр көтәргә җыенасыңмы?
- Кайтмый калмас ич ул, - диде Динә карышып.
- Кайтмаса, нишләрсең? Ялгызың гына аның исерек әтисе янына керәсеңме?- диде Рәмил бу хәлгә ачыклык кертергә теләп.
Динә бераз уйлап торды да, кайтып китүен хәерлерәк күрде. Тик капка ишеген ачып кергәч, өенә керергә базмады. Төн уртасында кайтып керүен әти-әнисенә ничек аңлатыр соң ?
Озын-озак уйлап тормады, туп-туры мунчага китте. Мунча суынып өлгермәгәнгә, эчке якта эссе, ә ишегалдында салкын. Ике арада йөреп, Динә бер пеште, бер өшеде. Шулай керфек тә какмый, бер кереп, бер чыгып төнен уздырды. Иртәгә мәктәпкә дә бара алмый калмый, чөнки мәктәп директоры – аның әнисе.
- Кызым, әйт әле, мунчада үзең генә булдыңмы?- диде әни кеше сорау алуын дәвам итеп.
- Үзем генә, әлбәттә. Син нәрсә инде?- диде ул кызарып.
- Алдамыйсыңмы?
- Юк, әнием, юк, валлаһи дип әйтәм, үзем генә. Тик син әтигә бу хакта әйтмә инде, яме?
- Ярый, әйтмәм. Тик син миңа сүз бир. Башка беркайчан да алдашмам диген. Моннан ары ичәдә генә кайтсаң да, нәрсә генә булса да, һәрвакыт дөресен әйтерсеңме?
Динәгә бу сөйләшүдән соң ничектер рәхәт булып китте. Ул әнисенең йомшак иңнәреннән кочып алып:
- Әнием, рәхмәт сиңа! Мин сиңа башка беркайчан да алдамаячакмын! - диде.
И-и-и, алдап буламыни әниләрне?!
Зилә Мөдәррисова
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев