9 март 2019 яңалыклары
-
Матурлык яратучы Розалия апа (Фотолар)
Кул остасы шәһәрдәшебез, "Ак калфаклы"ның уңганнарының берсе- Розалия Зыятдинова турында "Заман сулышы" газетасы битләрендә яктырткан идек инде.
-
Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә
Республиканың көнчыгыш районнарында буран булачак.
-
Карагай мәдәният йортында күңелле бәйрәм узды (Фотолар)
8 мартка багышланган матур чара безнең авылда да узды. Бәйрәмне "Җирдәге иң яхшы әниләр " презентациясен күрсәтүдән башлап җибәрдек. Балалар бик тырышып әзерләнделәр. Алар җырладылар , шигырьләр сөйләделәр, оста итеп биеделәр дә.
-
Күрше районда кышны озаттылар (ФОТОЛАР)
Бүген Самара өлкәсенең Шентала район үзәгендә кышны озаттылар.
-
Шәһәр һәм район хатын-кызларын хөрмәтләделәр
Мәдәният сараенда 8 Март бәйрәменә багышланган концерт узды. Зал тутырып, төрле тармакта эшләүчеләр, шулай ук лаеклы ялда булучылар, ветераннар – гүзәл затларыбыз утырды.
-
Алдап буламыни әниләрне? (БУЛГАН ХӘЛ)
Динә көнозын дәрестә йоклап утырды. Укытучыларын әйт тагын, сөйләшеп куйганнар диярсең, бертуктаусыз кисәтү ясап, юк-бар сораулары белән аның теңкәсенә тиделәр. Тарих укытучысы: “Китабын кайда, нигә алып килмәдең?” - дип бәйләнсә, биология укытучысына ашыгыч рәвештә Динәнең көндәлеге кирәк булды. Аның бүген китаплары, көндәлеге, хәтта күзлеге дә юк. Дуслары, таркаулыгыннан көлеп: “Йокы чүлмәге, нәрсә булды сиңа бүген?” – диделәр. Ул үз хәлен үзе генә белә шул...
-
Хәерле иртәләр насыйп булсын!
Яңа көнегез ямьле дә, бәрәкәтле дә булсын.