Заман сулышы

Алмагач кисеп йорт салма...

Андый нигездә гомергә бәхет күрә алмаячаксыз. Һәр халыкның изгеләштерелгән үз агачы, үз хайваны булуы күпләргә мәгълүм.

Шундый агач­лар исәбенә язын күзләрне иркәләп, тирә-юньгә хуш ис бөркеп, ап-ак чәчәк атучы, көзен тәмле алмалары белән сөендерүче алмагач та керәдер, дип уйлыйм. Әлеге язманы укыгач, моңа, бәлки, сез дә ышанырсыз...

Зур гына керәшен авылында, түбән очтагы сазлыклы урында, ишле балалы бер гаилә яши. Көннәрдән бер көнне, алтын көздә, йорт хуҗасы Ибраһим абзый шул тәмам җанга тигән саздан, язын-көзен аякларына ияреп йөдәткән пычрактан котылу өчен югары очтан иске өй урыны сатып алырга ниятли. Бибиямал әби гомер итеп дөнья куйган әкияттәгедәй кечкенә йорт та, аның зур гына алмагач бакчасы булган уңдырышлы кара туфраклы нигезе дә гаилә әгъзаларының күңеленә хуш килә.

Әниләре Галия апа идән-күтәрмәне сап-сары итеп юып, мичкә ягып җибәргәч, эчке яктан акбур белән агартылган өйгә илаһи ямь өстәлгәндәй тоела. Кар-буранлы кыш узып, кояшлы, җылы яз җиткәч, гаилә башлыгы алма бакчасының коймасын сүтеп, андагы шау чәчкәгә күмелеп утырган гаҗәеп матур алмагачларны вәхшиләрчә кисеп, урын әзерли дә, авылдагы туган-тумача, дус-иш белән бергәләп өмә оештырып, түбән очтагы йортларын күчереп салалар. Тик шушы өйгә күчкәч, гаиләгә бер-бер артлы кайгы килә.

Иң әүвәл җиденче сыйныфта укыган уллары Илһам, күрше малае Фәнис белән бергә йорттан ау мылтыгы алып чыгып китеп, сыңар аяксыз кала. Янә бер елдан армиядән кайткан абыйлары Дирһамны, нахакка кеше үтерүдә гаепләп, 9 елга төрмәгә утырталар. Очын-очка ялгап, ярлы тормышта яшәгәнгә күрә, алар адвокат яллау түгел, хәтта андый яклаучы кеше булуы турында бөтенләй белмиләр дә. Шулай итеп, алма бакчасы урынына күчереп салынган йортта тынычлык та, ямь дә булмый. Аларның яңа күршеләре дә, үзләре кебек, басынкы һәм тыйнак кешеләр була. Йорт башлыгы Мирһади абзый гомер буе көтүче була, хатыны Гөлгенә белән бергәләп дүрт балалары – Фәнир, Фәнис, Дамир һәм Мәрьямне җил-яңгыр тидерми, кадерләп, тәрбияләп үстерәләр.

Олы уллары Фәнир Туган ил алдындагы изге бурычын намуслы үтәп кайтканнан соң, урындагы урман хуҗалыгына урманчы булып эшкә урнаша һәм төрле табигать шартларында һәрчак ачык һавада җаваплы хезмәт башкара. Берничә ел тырышып эшләгәч, инде олыгаеп барган әти-әнисен сөендереп, төп нигездә өр-яңа йорт тергезергә ниятли.

Көннәрдән бер көнне, ямьле яз аенда, Галия карчык, икмәк пешерү өчен камыр баскан вакытта, тышта пычкы тавышы ишетә. Җәһәт кенә тәрәзәдән үрелеп карый һәм күршеләренең үз бакчаларындагы чәчәк аткан алмагачларны берәм-берәм кисүен күреп кала. Гаҗизлектән нишләргә белмичә, камырга буялган кулларын сөртеп тә тормыйча, ихатага йөгереп чыга һәм бакча коймасы янына килеп:
– Телне йотарлык тәмле, сары алмалар биргән ул матур алмагачларны нигә кисәсез? – дип сорый. Йорт хуҗасы Ибраһим абзый горурланып:
– Менә Фәнир улыбыз яңа, зур йорт тергезәм, ди, шуңа урын әзерлибез, – дип елмая. Галия карчык үрсәләнеп:
– Күршекәйләрем, зинһар өчен, алмагач кисеп, өй салмагыз! Яңа йортыгызны җиткергәнче, бер җәйгә келәттә генә яшәп торыгыз! – дип үгетләргә керешә. – Күреп торасыз бит, түбән очтагы өебезне без дә менә шулай алма бакчасына күчереп салган идек, бихисап авыр кайгылар кичердек, – ди.

Реклама


Мирһади абзый белән Гөлгенә апа, бу сүзләрне ишеткәч, бер-берсенә карап, көлемсерәп кенә куялар һәм арытаба эшләрен дәвам итәләр.

Гомер уза. Күршеләре дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыган карчыкның ихлас күңелдән әйтелгән үгет-нәсыйхәтен колакларына да элмичә, кайчандыр алмагачлар шаулап үскән бакчаларына матур йорт салып керәләр. Озакламый бу гаиләгә дә кайгы-хәсрәт ябырыла: йорт башлыгы Мирһади абзый, ат җигеп көтүгә барган җиреннән, көйрәткән тәмә­кесеннән өстенә ут кабып, ат арбасында тереләй янып үлә. Бер-ике елдан соң хатыны Гөлгенә апа җитди авырый башлый, аның йөзе бакчаларындагы алмалар кебек сап-сары була, шулай да сер бирмәскә тырышып, гел елмаеп йөри.

Табиблар төгәл генә диагноз куя алмый. Ул да көннәрдән бер көнне якты дөнья белән хушлаша. Кайгы җилләре балаларын да урап узмый. Кызлары Мәрьям кияүгә чыгып аерыла, җитмәсә, аның төпчек кызы чирләшкә булып туа. Уллары Дамир вокзал бәдрәфендә асылынып үлә. Балачакта күрше малае Илһамның аягына ау мылтыгыннан аткан уллары Фәнис, авылдан чыгып киткәч, унөч яшьлек кыз баланы көчләп, 13 елга төрмәгә утыра.

Шулай итеп, ак чәчәкле алмагачларның рәнҗеше бу гаиләне тулысынча диярлек кыйратып ташлый.
Шул коточкыч хәл-вакыйгалардан соң, Галия карчык балаларына:
– Мәрхүм әтиегез Ибраһим һәм күршебез Мирһади абзыегыз кебек, алмагач кисеп йорт сала күрмәгез берүк, андый нигездә гомергә рәхәт күрмәячәксез, – дип васыять әйтеп калдыра...

Рәфил САМАТОВ

http://shahrichalli.ru/news/yazmalarda-yazmyish/almagach-kisep-yort-salma

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: