Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Аннан кайтмыйлар, баралар гына...

Авыл өстендә хасил булган кара болытлар менә басам-басам, дип тора, тынны кыса. Тирә-якта  шомлылык хөкем сөрә. Балачак, яшьлек дустымны югалту хәсрәтен  аңга да, йөрәккә дә һич  сыйдырышлы түгел. Сары көзләр сары сагыш булып ятты.

Сиңа китәргә иртәрәк иде әле, дустым.“Үлем адәм баласына төрле чакта килер. Беренчесе туганда: бала йә тере, йә үле туар. Икенчесе көтмәгәндә, гөрләп яшәп  ятканда: бусы инде үкенечле үлем. Әти-әниләр, туганнар, балалар һәм дусларга  түзә алмаслык яра калдырып китә торганы. Ә өченчесе инде аның картлыкта... Газраил тырнагыннан беркемгә дә котылу юк. Теге дөньядан  кайтмыйбыз, барабыз гына...” Авылыбыз мулласы йомшак тавышы белән әкрен генә күңелләргә сеңдерерлек итеп вәгазь укый.
Йорт, урам тулы халык. Барыбызның да йөрәге сыкрый,  мыштым гына елыйбыз. “Әле сиңа яшәргә дә, яшәргә иде. Гомерең бигрәк кыска булган икән.”, дип пышылдашулар. Һәркемнең уенда, телендә яп-яшь хатынның вакытсыз үлеме...
 Ә муллабыз әкрен генә сөйли-сөйли дә сөйли: “Адәм баласына ана карынында дүрт ай чагында җан иңә һәм һәрбер кешенең күпме яшисе маңгаена язылып туа, диләр иде бабайлар. Тәкъдир дигән нәрсәдән качу юк, ә менә язмышны кеше үзе төзи”, - дип дәвам итә.“Аллаһы Тәгалә адәм балаларына җан белән бергә зиһен дә, акыл да биргән. Син яхшы юлнымы, яманнымы сайлыйсың - монысы үзеңнән тора”.
Шул фәләсәфәле урында тукталып, дустымны искә алам. Яхшы юлны сайлаган иде бит ул... Гомеренең кай чатында ялгышты икән?!
«Зилечка, сәлам! Безнең бар да әйбәт. Кунакка берәр килеп чыгарбыз әле. Кызлар биш көн укыйлар, без әлегә вакытлыча кеше фатирында яшәп торабыз, тиран-әтиебездән качтык, чөнки артыгын кылана башлады. Чакыруың өчен рәхмәт. Үзегез ничек? Ирең? Балаларың? Барысына да бездән күп сәлам. Сау бул!»
Бу сүзләрне әле сентябрь уртасында гына вацап аша миңа юллаган иде. Аның бу дөньядан китүенә ышанасы килми, әмма ул юк...


Бик зирәк, тырыш һәм уңган кыз. Аның белән бертуганнар кебек дүрт ел бер фатирда яшәдек. Ашыбыз да, серләребез дә уртак иде. Безнең әти-әниләр - сыйныфташлар, хәзергәчә аралашып яши.  Без дә балалар бакчасыннан бергә булдык. Бер елгы булсак та, ул бер  сыйныф югары укыды. Шуңа да, мин  мәктәпне тәмамлап, С. шәһәрендәге югары уку йортына укырга кергәндә, ул инде  бер ел белем алган иде. Дустым белән сентябрь аенда, көтмәгәндә трамвайда очраштык. Өлкән класста укыганда, алар гаиләсе белән Нижневартовск шәһәренә күчеп киттеләр. Ул анда мәктәпне медальгә тәмамлап, юридик академияне сайлады. Бер-беребезне күргәч, кош тоткандай шатландык һәм бер фатирда яши башладык.
Бик зирәк, тырыш һәм уңган кыз иде ул. Имтиханын уңышлы тапшырып елмаеп-балкып кайтып керүләрен кабат күз алдымнан үткәрәм. Диплом эшен дә алар Кира исемле курсташы белән “бишле” гә яздылар. “Группада иң яхшысы безнеке!” - дип сөенүләре әле дә күз алдымда. Исемемне  “Зилечка,Зилианочка” дип иркәләп әйтергә ярата иде. 
 Кулына диплом алгач, Нижневартовск шәһәренә китеп яхшы гына эшкә  урнашты ул.  Киләчәктә адвокат булырга  хыялланды. Үзе акыллы, үзе чибәр булган дустымны яман тәкъдире  көткәндерме, янәдән авылга кайтты. Безнең туйга кайткач, авылдагы бер егет, дөресрәге, элекке сыйныфташы  белән  аралашып китте. Берничә айдан соң алар да  туй гөрләттеләр. Шул вакытта, ниһаять, бәхетен тапты, ерак та булмый, дип шатланган идем. Тик дуслык җепләре шунда өзелде. Якын  булсак та, аралаша алмадык. Чөнки... ярамады.
Авылга кайткач, дустым  безнең яннан узып киткәндә,  һәрвакыт сәлам биреп, гел кунакка дәшеп кала иде. Бәйрәмнәрдә  шалтыратмыйча калганыбыз булмады.  Быел май-июнь аенда да телефон аша берничә тапкыр аралаштык,  чөнки кызларыбыз тугызынчы сыйныфны тәмамлады,    дәүләт имтиханнары тапшырды. Балаларыбыз өчен борчылып, сорашып, гел белешеп, аларның уңышларына шатландык. Ул да, мин дә открытка яратабыз, шуңа да алдагы елларны гел туган көннәргә, Яңа елга, 8 Мартка почта аша открыткалар җибәреп күңелебезне күтәрә идек. Ә инде тормышка интернет килеп кергәч, аралашу, бер беребезне шатландыру тагы да җиңеләйде. Дөрес, аның  социаль челтәрләрдә үз бите юк иде. Сайтта да  аралашырга ярамады. Әле вацап дигәне дә аның  күптән түгел  генә барлыкка килде.  Шуннан беренче хәбәре дә сентябрьдә килеп төшкәч, аптырап та калдым.  Анысы да озакка сузылмады.  Август уртасында соңгы тапкыр телефоннан сөйләшүебез булды.  Төш вакытында шалтыратып, аны  гомер бәйрәме белән котладым. Соңгы юлга озатырга килгән хезмәттәшләре мине танып алып. “Ул сине гел искә алды, туган көненә шалтыратуны да бик көтте”, диделәр. Әйе, гадәттәгедән соңрак шалтыраткан идем шул. Озак сөйләштек, көлештек, гелдәгечә, ул мине,  ә мин аны бер-беребезгә кунакка чакырыштык. Икенче юлы кайтканда, һичшиксез, вакыт табам, күрешергә кирәк, дип ниятләсәм дә, барып җитә алмадым. Кызганыч, һаман вакыт таба алмадым.  Ә аннан соң  дустымнан: “Тиран әтиебездән качтык”, дигән хәбәре килде...  Ә

Стеналарның да колаклары бар. Ире бик көнче,  җәберләп тора, тиктомалдан сугыша башлый, кыйный да икән, дигән сүзләр  йөрде.  Берничә тапкыр аерылырга талпынып та карады, тик арына алмады. Дустымның  тормышыннан, иреннән бер генә  дә тапкыр зарланганы булмады. Хәер,  күзгә-күз карашып иркенләп сөйләшергә дә туры килмәде. Ул тормышка чыкканнан соң, аның белән нибары ике тапкыр очраштык. Әмма элеккечә сөйләшә  алмадык, яшь чакларны  искә төшерә башласам, мине шыпырт кына чеметеп ала иде. Капка янына озатырга чыккач, әкрен генә пышылдап: “Син ачуланма инде, иркенләп сөйләшеп булмады, стеналарның да колаклары бар”, - диде. 
Аннан алар бездән унике чакрымдагы район үзәгенә күченеп өй торгызып керделәр, шунда бер тапкыр аларга кунакка бардым.  Үз өендә булса да, үзен иркен тота алмады: гел елмаеп-көлеп торган дустым ярым пышылдап, куркып кына сөйләште. 
-    Син артыгын сөйләмә инде, яшь чакларны искә  бик төшермә, ирем бик көнче, юк-барга да бәйләнергә генә тора, - дип кисәтте.
Шунда без күптән булган бер вакыйганы искә төшереп алдык. Институтта укыганда,  бер багучыга барган идек, янәсе кайчан кияүгә чыгабыз, ничә балабыз була – шуны беләбез.  Безгә ишекне бик кечкенә буйлы бер хатын ачты. Хәзер нәрсәләр сөйләгәнен төгәл генә хәтерләмим, ә менә артыбыздан: “Синең ирең көнче, би-и-к көнче булачак” дип,  өзгәләнеп  әйтүе бүгенгедәй исемдә. Ул вакытта  урамга  чыккач, бу сүзләрне кемгә әйтте икән,  дип озак баш ваттык.  Ирең бик көнче була диюе дустыма юлланган булгандыр инде. 

Судка дип  киткән һәм югалган. Ул көнне С.шәһәреннән аңа туган тиешле уртак дустыбыз  шалтыраткач, аптырап киттем.
- Бу хәбәр чынмы? Дөресме?, - дип сүзен башлады ул. – Имеш, ...ны үтергәннәр...
Бу сүзләрдән катып калдым. Белми идем әле. Тизрәк авылга шалтыраттым. Анда да тәгаен генә белүче юк, әмма авылда шундый сүз чыккан. Әти-әнисе: “Үз күзебез белән күрмичә ышанмыйбыз, - дип тизрәк үзәккә менеп киткәннәр. 
Аяз күк йөзен каплаган әлеге хәбәр дөрес кенә булмасын, дип күпме генә теләсәк тә, яхшы хәбәр ишетергә насыйп булмады... Дустымның мәетен тапканнар... Аны  ишек алларындагы коедан алганнар.  Имеш, тап-таза, яшь хатын үз теләге белән уксус эчкән дә коега сикергән. Юкса, төшкә кадәр генә әнисе белән сөйләшкән булганнар. “Бар да әйбәт, эшләр белән шунда барасым бар, монда барасым бар”, дигән. Берничә сәгатьттән соң, тормыш мәшәкатьләре белән йөргән ике бала анасының үз-үзенә кул салуы бик шикле һәм томанлы. Эш урынынннан килгән хезмәттәшләре дә:
-    Әле алдагы көнне генә бергәләшеп Интернеттан җепләр сайладык. «чигә башладым, үземә кофта бәйләп карыйсым килә», - диде. Үзенә яңа киемнәр дә алды ул. Яңа  планнар белән яшәде. Интернет челтәрендә үз битемне ачам да, дусларым, сыйныфташларым белән аралаша башлыйм, дип әйтте - диделәр.
Егерме елга якын юрист вазифасын башкарган дустым,  ике баласын ятим калдырып гомереннән ваз кичәргә бернинди сәбәбе дә юк иде. Гөрләп эшләп торган җиреннән кешенең андый адымга баруы да икеле. Тиран иреннән китеп, аерым яшәве тынычлап, яңа тормыш башларга теләве генә.  Тик ул көнне айдан артык яшәмәгән йортына ничек барып чыккан,  коега ничек барып эләккән – монысы барыбыз өчен дә караңгы.  Сораулар күп тә, җаваплар гына юк. Аек акыллы дустымның алай эшләвенә мин дә, башкалар да ышанмыйбыз...
Дустым, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын. Бу ачы хәсрәтне күтәрергә әти-әниеңнәргә, туганнарыңа, кызларыңа Ходай җиңеллек, сабырлык бирсен. Син безнең  йөрәкләрдә  шат күңелле булып мәңге калырсың.
 

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

33

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев