Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Авыр сынау – аерылу сәгатьләре

“Аерылмагыз, аерылмагыз Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре”

Шул җырны ишеткән саен Азаматның йөрәге ярсый, күңеле өзгәләнә. Туйларда, юбилейларда җырлаганда да аны аерым бер төрле сагыш, бер моң  белән башкара ул. Бу җырны ишетүгә  аның  каршына беренче мәхәббәте Илһамия килеп баса. Чем кара күзле, тәбәнәк буйлы кызга гашыйк булып, гаилә корырга хыялланып йөргән вакытларын күзаллый. Утыздан узган егетнең әнисә Сәлимә һаман да бәгырь җимешенең  пар канатлы булырга теләмәвенә аптырап:
-    Балакаем, яшең бара бит. Кайчан өйләнәсең инде?- дип сорый. Аннан үзенең соравына шундук җавап итеп:
-    Эх, теге вакытта юкка каршы килгәнмен, шунда өйләндерәсе генә булган да икән, - дип көрсенеп куя.
Теге вакытта дигәне күптән үткән заманда  калды шул. Үткәннәргә булмый ла  кайтып. Яңа гына унсигезен тутырган  студент яңа ел ялларында очынып кайтты да, якыннарына  өйләнергә теләген белдерде. Сәлимә ханым исә  бу яңалыктан аптырап калды. Аннан улын кочып алды да:
-    Балам, әле сезгә тормыш корырга иртәрәк, канатларыгыз да ныгып өлгермәгән. Ашыкма әле, иң элек укып бетерегез. Һич булмаса, тагын бер ел сабыр итегез, - дип ипләп кенә аңлатты.
Шулай дигәч, һәрвакытта әнисенең сүзен тыңлаган Азамат уеннан кире кайтты, бу җитди эшне соңракка калдырды. Бүгенге эшне иртәгә калдыргангамы, әллә бу ике мәхәббәт былбылына күктә никахлар укылмагангамы, бер ел дигәндә Илһамия белән юллары аерылды. 
Бер курста, бер уку йортында укыган егет кыз белән матур гына очрашып йөргәннән соң, җәйге каникулда туган якларына таралышты. Казан артында яшәгән Азаматка Удмуртиягә кайтып киткән сөеклесе янына барырга җае чыкмады. Күршеләренә кереп, атнага бер тапкыр аның өй телефонына шалтыратып хәлләрен белешеп, сорашып торды.  Сөйгәненең тавышын ишеткәч,  күңеле була, көнозына  илһамланып  һәм хыялланып йөри иде. Ул вакытта кесә телефоны да, машинасы да юк иде ич аның. Аннан бер авылга кайткач, каядыр чыгып китүе дә кыен: печән, утын кайтарасы, көтү көтәсе...
Ике айны  Илһамиясен күрергә зар булып үткәрде егет.  Күрешү мизгелләрен көтеп, сәгать-минутларны ашыктырып, санап яшәде. Ә беренче сентябрь көнне аның  яраткан чәчәге-ап-ак роза  бәйләмен тотып, янына йөгерде. Атлап түгел, бәхет канатларында очты. Тулай торакка барып, Илһамиянең ишеген озак шакыды ул. Илһамия өйдә булса да, ишекне ачмый, аны тәрәзәдән генә күзәтте. Таңга хәтле көтте ул кызны. Икенче көнне дә  Илһамия карашын яшерде, сөйләшергә теләмәде. Дус кызлары да бу хакта берни аңлатмыйча,  башларын горур күтәреп китеп барды. Ни булган Илһамиягә? Нинди чебен тешләгән үзен? Нигә аралашырга теләми? Бу сорауларны күп мәртәбә бирде үз-үзенә Азамат. Көн дә аны күрсә дә, сөеклесе ерагайганнан-ерагая барды. Аның янына  якын килә алмавы егет  өчен авыр газап, зур сынау булды. Шулвакытта әллә башка уку йортына күчим, бөтенләй башка шәһәргә китеп югалыйм  микән, дип тә хафаланды. Тик үз-үзеннән, хисләреннән качып булмасын яхшы аңлап, биредә калды. Илһамия исә аны һаман да күрмәмешкә  салышып, йөрәгенә агулы утларын кадавын дәвам итте. Ә беркөнне тәнәфес вакытында  курсташларын үз тирәсенә җыеп, барысы да күрсен, дөресрәге, аеруча да  Азамат ишетсен дип:
-    Беләсезме, дусларым? Минем сезгә зур яңалыгым бар! Булат миңа бүген  кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Менә күрегез, нинди йөзек тә бүләк итте, - дип кызыл кашлы алтын балдагы белән мактанды.  Булачак кәләшне дәррәү килеп, әлбәттә, котладылар, бәхет теләделәр. Азамат та элекке кәләше  янына  килеп:
-    Афәрин, бәхетле бул, - дияргә үзендә  көч тапты. Ә үзе яшьле күзләрен яшереп, абына-сөртенә кеше күзеннән ераграк качты. Соңгы дәрескә дә бармыйча, кичкә кадәр күл буенда суга карап утырды. Аның кичерешләрен берничек тә аңлата торган түгел: яшәү дәрте сүнде, дөньяның яме, ашның тәме китте. Язмыш ай-һай усал кыланды, аның авырткан җиренә нык китереп сукты. Сөйгәненең башка чыгуы бер хәл булса, аның бер фатирда яшәгән танышы белән ярәшүе бөтенләй башка сыймаслык иде. Никахтан соң  ике фатирлы өйгә Илһамиянең дустының хатыны булып, бер түбә астында яшәүләренә ничек  йөрәге түзде икән? 
Бер ай ир-белән хатын булып яшәгәннән  соң яшьләр талаша  да башлады. Сүзгә килеп, чираттагы ачуланышудан, Булат өйдән  чыгып киттте. Тузынган  Илһамия Азамат кочагына сарылып:
-    Мин бит яратмыйм Булатны! Сиңа үч итеп кенә аңын белән чуалдым. Сиңа авыр булсын, дип никахка риза булдым, - дип үкседе. Имәндә булган икән чикләвек. Чәчәк атарга да өлгермгән мәхәббәтне нигә кирәк иде шулхәтле көрләргә һәм газапларга?
Азамат тораташтай катып калды, нәрсә дияргә дә белмәде. Илһамия аның йөрәген әрнетеп:
-    Мин бит сине өзелеп ярата идем, яратам. Нигә көткәндә  син килмәдең? Җәй буе шашып көттем, ә  син мине санламадың, сагынмадың, - дип дәгъвә белдерде яшь хатын. Бик соңлап ишетте җавапны Азамат төн йокламый уйлаган сорауларына. Бер сәбәпсезгә сәбәп табып, авыз турсайткан булган икән Илһамия.
Шулвакытта Азамат аны гафу итәргә дә әзер, әйдә соң  җайлап кына аңлашыйк. Хаталарны төзәтергә әле соң түгел, бергә булыйк, дип тә  әйтеп карады. Әмма Илһамия каршы төшеп:
-    Бер айдан Булат белән өйләнешәбез. Туй көнебез бтлгеләнгән: күлмәк-балдаклар да алынган. Кызганыч, барысы да хәл ителгән инде. Әниләр, кунаклар мине аңламас. Бер нәрсәне  дә үзгәртеп булмый, юллар аерылды,- дип мөнәсәбәтләренә тулы ачыклык кертте.
-    Ярый, чын күңелдән бәхет телим мин сиңа! – дип Азамат  борылып чыгып китте. Шул көннән ярасын бәйләде дә,  ачы хакыйкать белән килешеп, башка сөеклесен эзләмәде. Канатлары каерылса да, берәүгә дә сер бирмәде. Тырышып укыды, дипломга әзерләнде, репетицияләргә йөрде. Ә ул...Илһамия башканы сайлады. Яшь парлар туй гөрләтте, күңел ачты. Тик гаилә тормышы гына озын гомерле булмады. Кемгәдер үч итеп, хисләрсез башланган тормышлары  ике ай дигәндә таркалды.  
Вакыт узды. Дөньялар үзгәрде. Азамат хәзер  самими,  беркатлы егет түгел. Яраткан эше, кәттә машинасы, иркен фатиры бар. Тик  күңеленә генә  үтеп керердәй кешесен һаман да очрата алмавына эче поша.  Теге вакытта йөрәген җиде йозакка бикләп куйды да, әллә анда беркемне дә кертергә теләми. Юкса, кызлар аның артыннан үзләре чират тора, рәхәтләнеп сайла.  Бүгеннән  өйләнерлекләре дә бар. Ялгызы гына ул үстергән Илһамия дә мәңге аныкы булырга риза. Тик киселгән икмәк кире ялганмый дигәндәй, таркалган хисләрне, тапланган сөюне яңарту мөмкин түгел. Азаматның күңелендә  һаман бозык пластинка сыман бер көй уйный. “Аерылмагыз, аерылмагыз...” Мәхәббәт, сөю-сәгадәтнең сере нидә? Гомер йомгагы  алга тәгәри дә, тәгәри. Бәлки, Азаматның үз  кешесе, аңа насыйбы да  янәшәсендә генәдер. Адәм баласы кайда югалтасын, яки кайдан табасын төгаен белми шул.  Әмма Азаматның  яшь парларга бары тик бер сүзе: “Аерылмагыз, аерылмагыз...”

Зилә Мөдәррисова

фото: ачык чыганактан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев