Заман сулышы

Егетләр бар ул, сафлык юк...

Республикабызда нәшер ителүче газеталарның берсендә бер ханымның кияүгә чыга алмаучы бер кызның тормышын тасвирлап, “Егетләр юк” исеме астындагы язмасы басылган иде.

Бар ул егетләр, ник булмасын, тик өйләнмиләр генә. Хәзерге заманның чая, дөнья куа торган кызларыннан куркып беттеләрме шунда, аңламассың. Әллә кызларның кияүгә чыгасы егетләренә карата таләп­лә­рен артык купыртып сөйли башладыкмы?   Хә­ер, кызлар чыннан да башкача шул хәзер, без яшь чактагы тулай торакта яшәгән кызлар белән һич кенә дә чагыштырырлык түгел. Алар егетлә­рен­нән бер нәрсә дә өмет итмиләр иде. Нинди бү­ләк алып килде микән дип, яннарына килгән егетләрнең кулына карап тормадылар.

Булган аш-сулары белән дә сыйлыйлар да иде әле. Хәзер алай түгел инде. Газета-журналларда басылган язмаларны укып карасаң, аларда ярату билгесе итеп егетләрнең көн саен чәчәк букеты тотып килүе турында языла. Аннан соң рестораннарга йөртү (кыйммәтле үз машинасында, билгеле), егетнең яхшы итеп җиһазландырылган фатирында очрашу, бергәләп чит илләрдә ял итеп кайту, машина ачкычы бүләк ителү кебек җөмләләр дә тезелә.

Язма авторлары иреннән аерылган балалы хатыннарның бай эшмә­кәр ирне очратуы, аңа карата мәхәббәт хисе уянуы, әлеге ир бе­лән оҗмаһтагы кебек тормышта яши башлавы турында да язарга яраталар. Уйлап чыгарып инде, әлбәттә. Ә тормыш бит ул бөтенләй икенче нәрсә. Мондый язмалар егет-кызларның психологиясенә кире тәэсир генә ясый: егетләр тормыш корудан, гаилә мәшәкатьләреннән курка башлый, кызлар исә юлларында байлык эчендә йөздерердәй кәттә егетләр очравын өмет итә, эзләнә.   Бер мөһим факторны да искә алмый булмый, ул — кызларның сафлыгы.

Өйләнешкән парларның аерылышуы нигезендә бу сәбәп тә ята бит. Сафлыгын саклаган кызларга өйләнә алу ул егетләрнең горурлыгы, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгы да. Чөнки ир кешегә хатынының үзенә кадәр кемнеңдер, яисә кемнәрнеңдер кочагында булганлыгы гомер буе тынгылык бирмәячәк. Менә интернетта җенси мөнәсәбәтләр проблемасын тикше­рүче белгечләрнең статистик мәгълүматларына тап булдым әле. Баксаң, кызларның 11 проценты гына кияүгә чыкканчы сафлыкларын саклап кала икән.

Сораштырылган хатын-кызлар моның сәбә­бен болайрак аңлатканнар: хәзерге заман кызлары иртәрәк өлгерәләр, ә гаи­лә кору яше бик соң. Шунлыктан кызлар таби­гый теләкләренә каршы тора алмыйлар, имеш. Хатын-кызларның 30 проценты кияүгә чыкканчы ук бер яки ике партнер бе­лән интим мөнәсәбәттә торган. Өч-биш ир белән рәхәтлек диңгезендә йөзгәннән соң кияүгә чыгучылар 22 процент икән. Алтыдан алып унга хәтле ирләрне татып караучылар саны 16 процент тәшкил иткән. Бу бит инде шул ук сандагы ир-егетләр дә гөнаһ кылган дигән сүз, әмма энә бөтерелеп торганда җеп саплап булмаганын бөтен кеше дә яхшы белә.  

Ханымның язмасындагы егетләр юк дип зарланган кыз, шулай да, соңгы танышкан егете белән никахсыз гына яшәп алган. Шулай инде, никахсыз гына яши баш­лаган егет белән кыз бер-берсенә ниндидер таләп куя алмыйлар. Әлеге кыздан да егете вакытлыча файдаланган гына, бушка җәелеп яткан кыз булганда ник файдаланмасын ди. Ә чын-чынлап өйләнгәндә егетләр гомерлек яр итеп бозылмаган кызны сайларга тырышалар. Әлеге кыз хәзер башка бер нормаль егет белән танышса да кыенга туры киләчәк. Икенче берәү белән яшәп алуы турында аңлатырга туры киләчәк бит.  

Реклама

Сүз дә юк, хатын-кызлар ирләрсез дә начар яшәми. Ялгыз яшәгән хатын-кызлар ирекле, ирне дә, балаларны да кайгыртасы юк. Хәер, бераз ялгышам, машинасына бер бала утыртып йөрүче ирсез хатын-кызлар да җи­тәрлек. Күрәсең, ирнең кирәге юк, ә бу бала картайган көнемдә таяныч булыр дип уйлыйлардыр. Әмма җәфаланып ялгыз үстергән балаларның ки­ләчәктә әниләренә карата нинди мөнәсәбәттә булачагын беркем дә фаразлый алмый. Аннан соң, тормышта балаларга әти тәрбиясе дә бик кирәк.  

Илнең язмышы гаилә­ләр тулылыгына, ныклы­гына да бәйле. Ничек тә егетләрне өйләндерергә, кызларны кияүгә бирергә иде дә соң. Балалар җи­тәрлек тумау сәбәпле ил халкы бик нык кими бара бит. Әле уку тәмамлап чит илләргә чыгып китүче яшь­ләребезнең саны да елдан-ел арта бара. Тора-бара илебез кем кулына калыр?  

"Татарстан яшьләре"  Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.

Фото: пиксабай

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32010

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: