Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Илсөя Бәдретдинова: "Әниемнең «бәхет аш»ларын сагынам"

Безнең әни бик матур кеше иде. 55 яшендә, бер авырып карамаган килеш, гомерендә больницага ятып карамаган килеш, йокларга яткан җиреннән китеп барды. Тробм, диделәр. Гел көтмәгәндә булды.

 

Әнием Гөлсинә исемле иде. Лениногорский районының Тукмак дип аталган кечкенә генә бер авылыннан. Җир җимертеп яши торган хатын иде. Андый да сабыр, шат күңелле, җор телле кешене бүтән белмим мин.

Кечкенә вакытта ашлар яратмаганбыздыр инде, әни безне бик матур итеп, хәйләләп ашату җаен белә иде. Үзе токмач кисеп пешергән ашын тәлинкәләргә бүлеп, уртасына каты итеп пешкән йомырканың яртысын куя, яшел үлән турый, катык сала. Аннан: «Кызым, бу – бәхет ашы! Менә монысы – туфрагы, монысы – үләннәре, бу – кояш, ә менә монысы (катыгы) – болыты», – дип, безгә бер тәлинкә ашны ашатып бетерә.

Кышның яртысыннан баздагы бериш кишерләр, чөгендерләр үсәргә кузгала башлый. Әни аларның башларын кисеп, тәрәзә төбендәге савытларга утырта. Үзе шуларның үсүләренә куанып, сөйләшеп йөри: «Үсәсезме? Үсегез, үс!»

Әни юк кына әйберләрне дә ямьле итеп күрә белә иде шул.

Иртән мине йокыдан: «Кызым, безнең бәби туган бит», – дип уятуын хәтерлим. Аннары мине кофтага гына төрә дә, күтәреп, абзарга алып чыгып китә. Анда йә сарык бәрәнләгән була, йә сыер бозаулаган... Авыздан пар чыга, абзарда яңа туган бәрән йөгереп йөри... «Әй кызым, бу тормыш була инде. Син әнә йоклап яткансың, ә монда яңа бәби туган. Болай ярамый. Әйдә, торыйк, мондый матурлыкны өйдә тотарга ярамас (мине шулай дип үсендерүе), дөньяларны бизәп кайтыйк, – дип, киендереп, мине бакчага алып китә. – Күрсеннәр минем кызымның нинди матур икәнен!» Әни әнә шулай җайлый, көйли. Гомер буе шулай һәммәбезне көйләп яшәде ул.

Ә эшкә ничек оста иде! Бәйли, тегә, чигә, бик тәмле пешерә – эшләмәгән бер генә эше дә юк. Хәзер уйлыйм да, авылның тоткасы кебек бер хатын булган дип күз алдына китерәм аны. Безнең өйдән кеше өзелмәс иде. «Гөлсинә апа! Ипи башы бир әле!» «Гөлсинә апа-а-ау! Оеткылыгың юкмы?» «Гөлсинә-ә-ү! Син теге пирогны ничек пешерәм дидең әле?»

Әнинең кайчан да булса дөньяда булмасын күз алдыма да китерә алмый идем мин. «Әниегез китеп барды бит», – дип, әти шалтыратып әйткәч, барыбыз да кайттык. Бер апа өйрәтеп тора, әнине без – кызлары юабыз. Шунда чиста сөлге кирәк булды да, йөгереп алгы якка чыктым. Анда әбиләр җыелышып утырганнар. Шул чагында: «Әни, безнең сөлгеләр кайда?» – дип кычкырып җибәрүдән үземне чак тыеп калдым. Әнинең юклыгын, бүтән беркайчан да, мәңге-мәңге булмасын беренче тапкыр мин шунда тойдым.

Әнинең кадерен белергә кирәк, диләр. Бу гел әйтелә торган сүз. Әмма әниләрнең кадерен үзең әни булып, олыгая башлагач кына чын-чынлап аңлыйсың икән. Мин моны улыма да аңлатам: «Бергә булган һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен бел. Дусларың булыр, Алла боерса, гаиләң булыр, әмма аларның берсе дә сине әниең кебек ярата алмас, – дим. – Мин сине соңгы сулышыма кадәр, нинди генә хәлдә булсаң да яратачакмын».

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/ani/?id=6659

фото: https://vk.com/ilsiya_badretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X